- Бездә халык бик актив, теләп катнаштылар, - дип каршы алдылар Каенсарда урнашкан сайлау участогы комиссия әгъзалары.
Сәгать - 14.00. Участокта тынлык хөкем сөрә. Чөнки инде күпчелек - 90 % сайлаучы тавыш бирергә өлгергән. Дөрестән дә, бирегә иртәнге сәгатьтә килүчеләр бик күп булды.
Шунысы куандыра, сайлаучыларның барысы да диярлек:
- Бу бит үзебез өчен кирәк. Референдум нигезендә конкрет ярдәм алачакбыз, - диләр.
Референдум срогы төгәлләнергә әле шактый вакыт бар. График буенча эштә булып, кичен кайтучылар, кемдер Казанда яки кунакта булып, шуннан кайтучылар исәбенә бу санның 100 процентка якынлашачагына шик юк.
Нет комментариев