Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең “Ашыт”ына әзерләнәбез!

- Әни, без кызлар белән волейбол уйнарга "Ашыт"ка барып кайтабыз әле. - Ярар,кызым, әйбәт кенә уйнап кайтыгыз анда!

Бу сүзләрне укыгач та, күз алдыгызга Ашыт спорткомлексы килеп басканына һич тә чигем юк. Әйе, кемгәдер спорткомлекс килсә, ә минем ерак әбиемә Ашыт елгасы ук килеп басты. Чынлап та, әбинең күз аллавын карасан: "Бу мескен кызларны кем елгада туп белән уйнатадыр инде.."-дигән фикер килгәндер. Әйе шул, әбиемә хәйран күп аңлатырга туры килде "Ашыт"ның Ашыттан аерлуын. Безнең районлылар аңлар аңлавын, ә менә икенче районнарга "азапланырга" туры киләчәк.

Менә инде быелгы уку елы башыннан бирле тренерларыбыз безгә:"Хәзер ярышларыгыз "Ашыт"та үтәчәк" - диеп безне комлекска йөртә башладылар. Әлбәттә, мин аның зур икәнен чамалый идем, ә менә үз күзләрем белән күргәч, шаккаттым, куркып калдым, кызыгып та алдым... кыскасы, ул хисне сүзләр белән генә язып булмый. Баштарак бит үзебезнең кечекенә спортзалларыбызда уйный идек, ә хәзер бит 4 тапкырга зуррак мәйданда туп сикертеп йөриячәкбез. Ияләшүе авырга туры килсә дә, без хәзер "Ашыт"ны бик якын итәбез.

Беренче уеныбыз"Ашыт"та волейбол булды. Безнең кебек үк башка авыллар да бар иде анда. Мәктәптә чыккан туп "Ашыт"та чыкмады, йә инде киренсенчә үк булды. Менә сиңа галәмәт,болай ук авыр булыр диеп уйламаганидем, чөнки "Ашыт" туплары да безне кабул итә алмадылар бит әле. Күренгәнчә яңа дусларны кабул итүе җиңел дә түгел. Ләкин шулай да, күп йөри торгач, спартакиаданың баскетбол уенында беренчелекне алдык бит.

Әйткәнемчә, ярышларның инде күбесе шунда үтә. Волейбол, баскетбол, мини футбол, бадминтон, теннис һ.б. Баштарак ярышларны "стеналы" торган җирдә уткәрәләр иде бит (Ашытны төзегәнчегә кадәр). Ә "Ашыт"та иркен, стеналар да басым ясамый. Әле дә былтыргы ярышлар беткәч:"Абы-ый, киләсе елга "Ашыт"та булабызмы инде?"- дип әйтеп Рафил абыйларны ялыктырып бетергәннәрне бердә онытасы түгел. Менә ул икенче ул! Менә хәзер бар да үзгә бит. Теләсәң кайсы вакытында кереп шөгыльләнә алган көннәр каршыбызда.

Бар нәрсәнең дә минуслары һәм плюслары була. Бу дөньяда идеал бер нәрсәдә юк,минемчә. Шулай ук, "Ашыт"ның да бар ул.

Плюслары:

  1. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым чишенү бүлмәләре. Шулай ук,Ң аерым шкафлары да җитәрлек.
  2. Бәдрәфләре белән бергә душлары да бар.
  3. Авыз ялгап алырга, кечкенә генә булса да, буфеты бар.
  4. Фойеда уртак чишенү бүлмәсе.

Минуслары:

  1. Спортзал идәнендә бигрәк күп сызык сызганнар. Краска күп булган, ахрысы. Юк, юк шаярдым гына. Шулай да ияләшүе авыррак. Кайвакыт буталып бетәсен. Илдар абый (тренер) да буталам ди әле анда.
  2. Э-э-э-э.. икенче минус юк бугай. Бар да бар , әмма җитәрлек түгел! Кызу уенан соң,ерак кибеткә таба чабып йөрисе килми. Буфетта лимонадлар сатсалар бик әйбәт булыр иде, минемчә. Гәрчә, хыял гына булып калсын әле бу. Кем белә бит бәлки хыялыбыз чынга да ашыр. Шулай да шул минуслары һәм плюслары белән "Ашыт"ыбыз булуына мин бик шат. Мин генә дә түгел,барлык яшүсмерләргә зур горурлыктыр ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев