Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең баш хәрефле укытучысы

Әтнәнең баш хәрефле укытучысы Вакыт тиз ага. Бу агым үзләренең тормышта кылган гамәлләре, изгелекләре, күркәм эшләре белән безгә бик якын булган шәхесләрне дә алып киттә. Алар һаман ерагая,онытыла баралар. Аларны белгән кешеләр дә картаеп, арабыздан китә торалар, алар белән бәйле документлар, кәгазьләрдә искерәләр, юкка чыгалар.

Һәр төбәктә, һәр мәктәптә дә була андый бөек затлар. Алар турындагы истәлекләрне үзләре исән вакытта ук тупларга иде. Күңелгә генә түгел, кәгазьгә дә ...

Олы Мәңгәр мәктәбенең 90 елга якын тарихында иң тирән эз калдырган укытучы Асия Исмәгыйль кызы Бакирова дисәм,бу фикер белән мәктәпнең меңәрләгән элекке укучылары килешерләр дип уйлыйм. Кеше белән һәрвакыт елмаеп сөйләшүчән ,таләпчән, хаклы рәвештә мәктәпнең "аяклы энциклопедиясе " дип йөртелгән, киң эрудицияле Асия апаны аның укучылары әле дә зур хөрмәт хисе белән искә алалар.

Асия апа Бакирова 1921 елның 3 ноябренда Олы Мәңгәрнең күренекле шәхесе Исмәгыйль Бакиров гаиләсендә дөньяга килә. Балачагында гаиләдә тирән дини, белем дә алган булса кирәк,чөнки Мәңгәрнең яше 90 нан узган бик дини карчыгы Сафина Мөнәвәрә апаның, Корьәннең ахырзаман турындагы Нәба сүрәсен яттан сөйләргә мин Асиядан өйрәндем, дип әйткәне хәтеремдә.Асия апа Олы Мәңгәр мәктәбен 1937 елда тәмамлый. Ул чорда урта белемгә ия булу зур дәрәҗә.1940 елда 19 яшьлек Асия Әтнә районы Күшәр җидееллык мәктәбенә татар теле укытучысы итеп билгеләнә, 1943 елда Олы Мәңгәр җидееллык мәктәбенә татар теле укытучысы итеп күчерелә. Бер үк вакытта ул Мәңгәр детдомының (моны Мәңгәрдә эвакуацияләнеп килгән латыш балалары мәктәбе дип аңларга кирәктер) завучы вазифаларын да башкара.

Ә бу вакытта аның әнисе Фатыйма апа латыш балаларына ипи пешерә.

1947 елда Асия апа О. Мәңгәрнең Рәхимҗан улы Габделбәргә тормышка чыгып Казан шәһәренә китә. Ләкин бу ике йөрәк бер-берсен аңлап бетерә алмаганнар булса кирәк, яшь гаилә таркала. Асия апа яңадан туган мәктәбенә әйләнеп кайта. Берничә айдан аны Әтнә урта мәктәбенә татар теле укытучысы итеп билгелиләр. Берелдан ул яңадан Олы Мәңгәр мәктәбендә. Бу елны ул Казан Дәүләт педагогия институтын тәмамлый, 1949 елда Әтнә РОНОсы мөдире приказы белән Олы Мәңгәр мәктәбенә завуч итеп билгеләнә. Бу елны мин дә, ягъни бу юлларның авторы, беренче сыйныфка укырга кердем, Асия апның моннан соңгы тормышы, эшчәнлеге минем күз алдымда булды. Укытучы Галиахметов Гарифҗан абый белән гаилә корып, безнең күрше Субаева Рәбига апа өенең өске катында яшәделәр. Ул вакытта авылда каз асрамаган кеше булмагандыр, казлар Асия апаларда да бар иде, чират җиткәч, каз көтүенә чыгарга мине яллыйлар иде.

Мәктәптә Асия апа безне тарих фәненнән укытты.Ул материалны тирәнтен белә, матур тел белән,аңлаешлы, мавыктыргыч итеп аңлата, шуңадыр тарих дәресен без көтеп ала идек.Безне Асия апаның гадилеге, үз-үзен тотышы, гади, зәвыкълы итеп киенүе, мөләем да, шул ук вакытта кырыс та булган күз карашы әсир итә.Аның дәресен тыңламау, дәрестә башка эш белән шөгыльләнү башка сыймаслык хәл иде.

1950-60 нчы елларда Олы Мәңгәр мәктәбе районда һәр яктан иң алдынгы мәктәп булып,анда укыту-тәрбия процессы үз югарылыгында, үрнәк иде.1954 елда җидееллык мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртелә,мәктәпкә бик күп яшь укытучылар килә.Аларны укыту нәчкәлекләренә, ул вакыттагы авыр тормыш шартларында яшәгән авыл балалары белән эш итү алымнарына өйрәтүдә Асия апаның роле бәхәссез.Ул аерата ярлы, әтиләре фронтта һәлак булган ятим балаларны һәрчак күз алдында тота иде. Мин үзем дә сугыш ятиме буларак, мәктәпнең, шул исәптән Асия апаның ярдәмен тоеп яшәдем.

Асия апа үзенең белемен күтәрү өстендә туктаусыз эшләде, шуны башка укытучылардан да таләп итте. Ул һәр укытучы белән аерым эшли, дәресләрдә еш була, дәрес анализларын конкрет, укытучының авырткан җиренә тимичә, ләкин үтемле итеп ясый иде.

Лаеклы ялга киткәнче Асия апа мәктәпнең алыштыргысыз завучы булды.Хөкүмәтебез аны "Халык мәгарифе отличнигы" значогы, күп санлы медальләр белән бүләкли.Аның өчен иң зур бүләк - "РСФСР мәктәпләренең Атказанган укытучысы " дигән исем бирелү. Лаек иде Асия апа бу дәрәҗәгә!

Аны лаеклы ялга озату кичәсе әле дә күз алдында тора.Моңсу иде аның күзләре.Шул кичәдә Асия апа миңа болай дигән иде:"Илсур энем, мин пенсиягә 2001 нче елда гына чыгам дип куанып утырма,гомер ул су кебек ,ага да китә.Син дә пенсиягә чыгу көнен сизми дә калырсың... "Шулай икән шул, мин инде бүген 14 еллык пенсионер карт...

Асия апа тормышта да гүзәл кеше иде.Тормыш иптәше Гарифҗан абый белән бакча тутырып чәчәк ,шифалы үләннәр үстерделәр.Аларның бакчалары ком чүлендәге оазис шикелле башкаларныкыннан аерылып торды, буш вакытлары табигать кочагында дару үләннәре җыйнап узды, өйләре ярдәм сорап килүчеләрдән бушап тормады. Авыруларга киңәшләре, шифалы үләннәре белән һәрвакыт ярдәм итеп тордылар. Авыл халкының гына түгел, район, әйләнә-тирә төбәк халкының ихлас рәхмәтенә ирештеләр.

Асия апа, Гарифҗан абый матур пар булып гомер кичерделәр.Мин аларның урамда аерым йөргәннәрен хәтерләмим.Алар парлашып Асия апаның әнисе, безнең күрше Фатыйма апа янына хәл белергә һәр көнне килерләр иде, без аларны тәрәзә аша карап калыр идек.

Бу матур гаиләне районда гына түгел, Казанда да беләләр иде.Мин аларга кунак булып татар сандугачы, композитор Сара Садыкова, күренекле шагыйрь Мостафа Ногман, аның тормыш иптәше Фәридә ханымнарның еш кайтуларын хәтерлим."Арча кичләре" җыры да беренче тапкыр Асия апаларда яңгырады дип хәтерлим.

Асия апа 1997 елның 27 январенда бакыйлыкка күчте. Ләкин ул үзенең күп санлы укучылары күңелендә саклана әле. Минем бу язмам аның рухына дога булып ирешсен, мәктәпнең хәзерге һәм киләчәк буын укучыларына да барып җитсен иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев