Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең бер мәктәбе карантинга ябылды

Түбән Көек мәктәбе карантинга ябылды Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең мәгариф бүлеге белән берлектә 18 февральдән, грипп һәм сулыш юлы авыруларын кисәтү максатыннан, мониторинг алып бара башлауларын хәбәр иткән идек. Күзәтү нәтиҗәләре вирус инфекциясенең кимүгә баруын күрсәтә. 20 февральдә 101 кешенең чирләве билгеле булса, 24 февральгә бу сан 65 кә төшкән. Кимү...

Түбән Көек мәктәбе карантинга ябылды Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең мәгариф бүлеге белән берлектә 18 февральдән, грипп һәм сулыш юлы авыруларын кисәтү максатыннан, мониторинг алып бара башлауларын хәбәр иткән идек. Күзәтү нәтиҗәләре вирус инфекциясенең кимүгә баруын күрсәтә. 20 февральдә 101 кешенең чирләве билгеле булса, 24 февральгә бу сан 65 кә төшкән. Кимү процессы күзәтелсә дә, урыны-урыны белән бу сан арткан, Түбән Көек мәктәбен карантинга ябарга мәҗбүр булганнар. Табиблар инфекция көчәйгән вакытта укучыларны күпләп җыеп чаралар үткәрмәскә киңәш итсәләр дә, бу таләп үтәлмәгән. "Менә шундый чараларның берсендә, күрәсең, авыру балалар булгандыр, шушы чарадан соң Түбән Көек мәктәбенең 71 укучысының 34е вируслы инфекция йоктыра, бу 50 процентны тәшкил итә. Без мәктәпләрдә 20 процент укучылар авырый башласа, сагая башлыйбыз, 25 процент һәм аннан да югары булса, санэпидемстанция хезмәткәрләренә тикшерү нәтиҗәсен бирәбез, алар махсус документлар һәм район башлыгы карары нигезендә мәктәпне карантинга ябалар. Түбән Көек мәктәбе 25 февральдән 7 көнгә карантинга ябылды, бу сан укучыларның сәламәтлегенә карап үзгәрергә дә мөмкин", - дип нечкәлекләре белән аңлатты баш табиб Азат Харис улы Гарипов. Сакланыйк, күпләп халык җыела торган урыннарга барудан туктап торыйк, суган, сарымсак, лимон, гөлҗимеш, кара карлыган турында онытмыйк. Урамга чыкканда борынга оксолин мае сөртеп чыгыйк. Температура югары күтәрелгән очракта табибка күренергә бармыйча, "Ашыгыч ярдәм" чакыртыгыз, күпләп сыеклык эчәргә кирәк икәнен дә онытмагыз, авырта башлауга даруга ябышмагыз, халык медицинасы чараларын кулланыгыз - табиблар шулай киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев