Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең әбиләре гаҗәпкә калдыра

Әтнәнең әбиләре гаҗәпкә калдыра Шуларның берсен- Олы Әтнә авылында яшәүче Рәшидә Гариф кызы Гайнетдинованы 16 июльдә 90 яшьлек юбилее белән Россия Президенты В.В. Путин котлады. Ул гына да түгел әле, үзебезнең Хөкүмәт, Әтнә районы хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимов та Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән шушы яшькә кадәр яшәү бәхетенә ия булган...

Әтнәнең әбиләре гаҗәпкә калдыра

Шуларның берсен- Олы Әтнә авылында яшәүче Рәшидә Гариф кызы Гайнетдинованы 16 июльдә 90 яшьлек юбилее белән Россия Президенты В.В. Путин котлады. Ул гына да түгел әле, үзебезнең Хөкүмәт, Әтнә районы хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимов та Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән шушы яшькә кадәр яшәү бәхетенә ия булган әбекәйне олы юбилее белән бүләкләде.

Әллә безнең күзаллау дәрәҗәсе дөрес түгел, әллә әбекәйләр бирешми, юбилярларны котларга барган саен сокланып, "Нинди 90 яшь монда, яшьләргә биргесез әбекәйләр... җир җимертеп яшиләр", дип сокланып кайтабыз. Күзебез генә тимәсен, Рәшидә Гариф кызы да гаҗәпкә калдырды. Бөкерәйгәнрәк, таушалган, таякка таянган әбидер дип уйласагыз, ялгышасыз, бүгеннән "Нечкәбил" бәйгесенә җибәрсәң, андагыларны да шаккатырып кайтачак Рәшидә апа. Әби дип язарга да әллә ничек, төз гәүдә, елмаюлы йөз, ул хәтер, елы, көне... сөйләү осталыгын әйтеп тә тормыйм, барыбызны үз авызына каратты.

- Чабаталы килеш 20 ел буе авыл саен җәяү йөреп дәү кешеләрнең эшен эшләүче булдым мин. Статист дигән исеме бар иде, 13 кеше эшләдек. Колхозларда күпме иген игелгән, күпмесе калган, күпме ашлык, терлекләр азыгы күпме... цифр белән бәйле нинди эш бар барысы да исәптә, бөтенесе безнеке... Ул чорның авырлыклары, ачлыгы, ялангачлыгы үткәндә калсын инде, сезгә гомернең рәхәте насыйп булсын. Авыр чор иде, әмма кеше кадере бар вакыт. Почтаның бик әйбәт эшләгән чагы, самолет белән китерәләр иде, килми калган көне булмады... Закон да каты иде...Эшләгәнне дә күрә белделәр, намус белән эшләдек. Ул чорның иң соңгы исәпчесе миндер инде. Район беткәч, 10 ел больница бухгалтериясендә эшләдем, пенсиягә шуннан чыктым, авыл советында да 2 ел да 8 ай эшләп алдым. 40 ел буе цифр чүпләдем, ул чакта хәтер бар, баш шәп эшли... хәзер дә шулай булса...- дип шаяртып та ала. Югыйсә әлеге хәтере дә яшьләргә биргесез. Арча районының Кышкар авылында туып үскән кыз Яңа Кишет мәктәбендә 7 класс белем ала. Үзе әйткәнчә "Отлично"га бетерә.

- Ул чакта минем кебек "югары белемле" белгечләргә "спрос" зур, мине, 7 класс белемле кызны, бригадир итеп куйдылар. Шулай да "Нинди бригадир чыксын миннән", дип әйтә белдем. Башка кеше юк бит, сугыш... дигәч, эшкә чыктым. Ул вакытта йорттан йортка кереп эшкә әйтү бар иде.

- Тыңлыйлар идеме соң?

- Үзенә күрә нәчәлник бит, ничек тыңламасыннар инде. Кешегә кемгә булса да буйсынырга кирәк...

- Усал булгансыздыр? - Юк, усал түгел идем. Аннан соң плугарь булып эшләдем. Сукага аягымны да кистем әле, йоклап киткәнмендер инде, төнлә дә эшлисе...

- Авыр булгандыр?

- Иң читене, балалар, ачлык, ялангачлык, Ходай күрсәтмәсен...

- Сез дә ач булдыгызмы?

- Без ул дәрәҗәдә түгел, 600 грамм ипигә карточка бирәләр, әти-әни сыер асрыйлар, бәрәңге үстерәбез, сөт бар, бер көн ач булдым, Сәрдәгә бардык, җәяү, бер гаиләгә кердек йокларга, дүрт бала, ашарга берни юк, икенче көнне җәяү кайтылды, ул балалар ничек үсте икән, дип уйлыйм.

- Чибәр булгансыздыр? Ничә яшьтә кияүгә чыктыгыз?

- Яшь чакта бар да матур. Тик аны күрергә егетләр юк чак бит, бары да сугышта. Берзаман кайта башладылар, кайткан берсе авылдагы кызны каптыра бара, миңа да Әхмәтвәли дигәне эләкте. Яши башладык, икебез дә хәерче инде...Ике бала үстердек, Халидә белән Фәритем исән-сау, Аллага шөкер, ялгыз яшим, багыш-күреш итеп торалар, оныкларым күп... Бүгенге тормыышны Ходай күпсенмәсен...

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сибгатов, социаль яклау оешмасы җитәкчесе Әминә Галиева, Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Миңллегел Фазлыева Рәшидә апаны 90 яше белән котлап, сәламәтлек тели башлауга

-Гомер генә теләмәгез миңа, шушы килеш, аягымда йөреп кенә үлеп китә алсам иде, дип телим үзем дә... Сез дә шулай дип теләгез. Вакыт җиткәч, үлемне дә көтә башлыйсың икән ул. Тормышның кызыгы бетә, бернәрсә кирәк булмый башлый...

Үзен зурлаучы һәркемгә рәхмәтен әйтеп, изге теләкләр тели-тели озата чыкты Рәшидә әбекәй... Ә без тагын бер кат сокланып, аңа борылып карадык...Санаулы гына калып барган бу әбекәйләргә кадер-хөрмәт кенә күрсәтеп яшәтәсе иде дә бит, ә алар һаман уйда. Шунсыз булмыйдадыр күрәсең...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев