Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең фронтовик авылдашлары

Бу фотода Югары Көек авылының 1918 елда туган кызылармеецлары (красноармеецлары) сурәтләнгән. Алар өчесе дә 1940 елда армиягә алынып, 223нче укчы полкта хезмәт итә башлыйлар. Фотога шул вакытта төшкәннәр. Сул яктагы Фәйзиев Шакир Фәйзрахман улы сугыш хәрәкәтләрендә актив катнашып, Югары Көеккә исән-сау әйләнеп кайта, авылдан Себер якларына китә. Аннан Уссури краеның...

Бу фотода Югары Көек авылының 1918 елда туган кызылармеецлары (красноармеецлары) сурәтләнгән. Алар өчесе дә 1940 елда армиягә алынып, 223нче укчы полкта хезмәт итә башлыйлар. Фотога шул вакытта төшкәннәр. Сул яктагы Фәйзиев Шакир Фәйзрахман улы сугыш хәрәкәтләрендә актив катнашып, Югары Көеккә исән-сау әйләнеп кайта, авылдан Себер якларына китә. Аннан Уссури краеның Япон диңгезе буендагы Находка шәһәренә барып урнаша. Аның турында шуннан соңгы мәгълүматлар юк. Уртада Сабиров Гилемхан Сабир улы фотосы. Ул 1940 елдан башлап шул ук полк составында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Ржев шәһәре юнәлешендә була. 1941 елның сентябрендә госпитальгә эләгә, аннан соң разведчик булып хезмәт итә башлый. 1943 елда "Кызыл Йолдыз Ордены", "Сугышчан казанышлары өчен", "Кенингсбергны алган өчен" медальләре белән бүләкләнә. 1946 елда демобилизацияләнә, авылга исән-сау әйләнеп кайта. Ул авыл советы рәисе, колхоз рәисе, ферма мөдире вазифаларын башкара, 1974 елда вафат була. Уң яктагы Фазлыев Галләм Фазлыйәхмәт улына туган авылына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Галләм абый 1942 елның 7нче ноябрендә Могилев шәһәре янында әсирлеккә эләгә һәм хәбәрсез югала. Оборона министрлыгының үзәк архивлары мәгълүматлары буенча Германиянең Цайтхаин шәһәрендә җирләнгәнлеге ачыклана. Әнинең сөйләүләренә караганда, капчыкларны култык астына гына гына алып, күтәреп йөрткән "гөрнадирдай" Галләм абый 24 яшендә чит-ят җирләрдә ятып кала. Галләм абый минем әнием - Фәизова Хәтимә Фазлыйәхмәт кызының бертуган энесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев