Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Гран-при иясенә - планшет

2015 ел Әдәбият елы булды. "Сабантуй" журналының 2015ел 5 нче санында "Роберт Миңнуллин призына шигъри бәйге"гә игълан бирелгән иде: "Иң яхшы шигырь авторына - ПЛАНШЕТ. Урыннар 3 номинациядә: "Иң шаян шигырь", " Иң лирик шигырь", "Иң мәгънәле шигырь". Бу игълан , әлбәттә, күпләрне җәлеп иткәндер. Бәйгегә бу елның март аенда...

2015 ел Әдәбият елы булды. "Сабантуй" журналының 2015ел 5 нче санында "Роберт Миңнуллин призына шигъри бәйге"гә игълан бирелгән иде: "Иң яхшы шигырь авторына - ПЛАНШЕТ. Урыннар 3 номинациядә: "Иң шаян шигырь", " Иң лирик шигырь", "Иң мәгънәле шигырь". Бу игълан , әлбәттә, күпләрне җәлеп иткәндер.

Бәйгегә бу елның март аенда нәтиҗә ясалды. Әлеге бәйгедә мин дә катнаштым һәм "Иң шаян шигырь" номинациясендә I урынга лаек булдым.

23 март көнне һәр номинациянең беренче урын алучылары Р.Миңнуллин белән очрашуга "Сабантуй" редакциясенә җыелдык. Биредә беренче урын алучылар арасыннан иң шәп шигырь авторын, ягъни Гран-при иясен билгеләделәр. Монысы инде барыбыз өчен дә сер иде. Гран-при иясе -Фазлиева Зилә дип игълан иткәч, бик сөендем. Иң яхшы шигырь авторына билгеләнгән ПЛАНШЕТ миңа насыйп булды.

Бәйгедә җиңүчеләрне Халык шагыйре шәхсән үзе бүләкләде. Безнең өчен иң истәлеклесе - Роберт Миңнуллин имзасы куелган китаплар. Бүләкләүдән соң чәй өстәле артында кара-каршы сөйләшү, үзара фикер алышу да планлаштырылган иде. Без Роберт абыйга шигърият дөньясы буенча безне кызыксындырган сорауларыбызны бирдек, киңәшләр сорадык. Ә ул безгә чын, әйбәт шигырь язу серләрен ачты.

Кызыклы очрашудан соң Роберт абый белән фотога төштек. "Сабантуй" журналының киләсе саны тышлыгында җиңүчеләрне күрә аласыз. Бәйге турында тулырак мәгълүмат та шул журналда урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев