Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең иң зур байлыгы – аэродром

ди очучы, Казан шәһәренең «Икар»җиңел авиация клубы » җәмәгать оешмасы , Әтнә мәктәптән тыш эшләр үзәгенең «Яшүсмер планерчылар мәктәбе» җитәкчесе Радик Нур улы Туйкин. Нигә дигәндә, бездәге кебек асфальлаштырылган мондый аэродром (хәтта икәү) Казанның үзендә дә юк, ди ул. СССР заманында, ашлама сиптерүче, халык телендә» кукурузник» исемен йөрткән җиңел самолетлар...

ди очучы, Казан шәһәренең "Икар"җиңел авиация клубы " җәмәгать оешмасы , Әтнә мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Яшүсмер планерчылар мәктәбе" җитәкчесе Радик Нур улы Туйкин.

Нигә дигәндә, бездәге кебек асфальлаштырылган мондый аэродром (хәтта икәү) Казанның үзендә дә юк, ди ул. СССР заманында, ашлама сиптерүче, халык телендә" кукурузник" исемен йөрткән җиңел самолетлар өчен төзелгән мондый аэдродромнарның берсе Олы Әтнә - Комыргуҗа юлы өстендә калса, икенчесе - Күәм авылы янында урнашкан. Комыргуҗа ягындагысы машина йөртергә өйрәтү өчен генә кирәк кебек тоелса да, аңлый белгән кеше өчен әнә нинди әһәмияткә ия икән бит.

Радик Туйкин төрле - параплан, дельталет, дельтаплан кебек җиңел очкычларда үзе дә очкан, теләгән кешеләрне өйрәткән дә кеше. Казан авиация институтын тәмамлаган. Махсус проект авторы Иван Лямин җирдән торып очарга өйрәтә торган махсус тренажерда укучы балаларны өйрәтергә тәкъдим иткәч, каршы килмәгән. Әлеге тренажерлар Татарстан буенча Алабуга, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә, Кукмара, Саба, Бөгелмә, Азнакай, Әтнә кебек районнарда сыналачак. Зур гына район үзәкләре арасында Әтнәнең дә кертелүе нәкъ менә биредә урнашкан аэродромнар белән бәйле дә инде. Радик Нур улының бөтен хыялы - бездәге шушы аэродромнарны торгызып, чын көченә эшләтә башлау. Бу бигрәк тә очучылык белән кызыксынучылар өчен бик кулай булыр иде дип саный ул.

Бүгенге көндә яңа оешкан "Яшь планерчылар мәктәбе"нә 85 ләп бала йөри. Болар - 5 - 10 сыйныф укучылары. Әлегә аэродинамика фәнен теоретик яктан өйрәнәләр. "Түгәрәккә йөрү мәҗбүри түгел, тик шулай да балалар бик кызыксыналар, сораулар бирәләр. Аеруча, кечерәк яшьтәгеләр өчен кызык бу. Бергәләп очкычлар турында видеофильмнар карыйбыз. Патриотик тәрбиягә аеруча басым ясарга тырышам. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бәйге оештырырга уйладык. Укучылар сугыш вакытында совет очучыларының батырлыгына, шулай ук бу чорда очкан очкычларга багышлап сочинение, хикәя яки эссе, шигырьләр язып, үзара көч сынашачаклар", - ди Радик Нур улы. Шунда ук мәгариф бүлеге җиткәчесе Гөлшат Закирова, Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Рита Садриеваның зур ярдәмен тоеп эшләвен дә билгеләп үтте. "Тиздән безнең үзәктә автомоделизм, авиамоделизм түгәрәкләре ачылыр дип көтелә. Әлеге түгәрәкләрнең җитәкчеләре махсус укулар узды инде. Тиешле җиһазлар да алынды. Яшь планерчылар түгәрәгенә дә алда искә алынган тренажер кайтачак.Ул чакта инде балалар өчен җирдә килеш кенә булса да, очып карау мөмкинлеге булачак. Киләсе атнада әлеге түгәрәккә йөрүче балаларны Казанның 35 санлы мәктәбендә урнашкан Аэрокосмик үзәккә алып барачакбыз. Шулай ук мавыктыргыч фән һәм техника йортына да керергә уйлыйбыз. Бу алар өчен бик күңеллеһәм кызыклы сәяхәт булачак,"- дип тә өстәде ул.

Заманында очучы булу теләге яшьләр арасында иң зур хыялларның берсе иде дип әйтсәм, ялгышмам. Авыл баласы өчен ул күп очракта хыял гына булып калгандыр да. Әмма вакыт бара, заманалар да үзгәрә. Кем белә, бәлки, Радик Туйкин оештырган түгәрәккә йөрүче балалар арасыннан да очучы булырга теләүчеләр табылыр. Биредә алган белемнәре белән хыялларны чынга ашыру күпкә җиңелрәк булыр аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев