Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең кечкенә авылында һәйкәл ачылды

Җиңү бәйрәме алдыннан Бәхтияр авылында да һәйкәл ачу тантанасы булып үтте.Әлеге һәйкәл авыл халкының көче белән аякка басты. Тантананы авылның имамы, әлеге һәйкәлне булдыруда башлап йөрүче Илгизәр Хидиятуллин хәер фатихасын биреп ачып җибәрде. Мәрмәр такталарда Бөек Ватан сугышы кырларында башларын салганнар һәм исән-сау туган якларга әйләнеп кайтучыларның исем-фамилияләре язылган. Кечкенә...

Җиңү бәйрәме алдыннан Бәхтияр авылында да һәйкәл ачу тантанасы булып үтте.Әлеге һәйкәл авыл халкының көче белән аякка басты. Тантананы авылның имамы, әлеге һәйкәлне булдыруда башлап йөрүче Илгизәр Хидиятуллин хәер фатихасын биреп ачып җибәрде. Мәрмәр такталарда Бөек Ватан сугышы кырларында башларын салганнар һәм исән-сау туган якларга әйләнеп кайтучыларның исем-фамилияләре язылган. Кечкенә генә авылда халык тырышлыгы белән шундый һәйкәлнең аякка басуы бик куанычлы күренеш, билгеле. Шуңа да авыл халкы әлеге вакыйганы зур шатлык белән кабул итте. Авылның яше -карты авыл уртасына җыелган. Чараны авыл мәдәният йорты мөдире Лилия Ибраһимова алып барды. Бәхтияр халкын авыл җирлеге рәисе Вазих Хисмәтуллин, район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, җирлек ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова сәләмләде. Олы Мәңгәр мәдәният йорты мөдире Гөлсинә Шакирова, Бәхтияр авылы ветераннары җитәкчесе Мәүлидә Шәвәлиеваның чыгышлары да халык күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев