Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Күңгәр мәктәбе укучылары - “Куркынычсызлык тәгәрмәче“ бәйгесе җиңүчеләре

Күңгәр мәктәбенең юл хәрәкәтенең нәни инспекторлары Әтнә данын Чаллы шәһәренә барып яклап кайттылар. Биредә республикакүләм "Куркынычсызлык тәгәрмәче" бәйгесе булып узды. Әлеге бәйге Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы һәм ЮХИДИ идарәсе патронажлыгында үтте. Күңгәр укучыларының командасы составында анда әлеге мәктәптән дүрт укучы катнашты. 4 сыйныф укучылары Диләрә Сибгатуллина һәм Елизавета Петрова, 5...

Күңгәр мәктәбенең юл хәрәкәтенең нәни инспекторлары Әтнә данын Чаллы шәһәренә барып яклап кайттылар. Биредә республикакүләм "Куркынычсызлык тәгәрмәче" бәйгесе булып узды. Әлеге бәйге Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы һәм ЮХИДИ идарәсе патронажлыгында үтте. Күңгәр укучыларының командасы составында анда әлеге мәктәптән дүрт укучы катнашты. 4 сыйныф укучылары Диләрә Сибгатуллина һәм Елизавета Петрова, 5 сыйныф укучылары Данил Нурмөхәмәтов һәм Марат Заһидуллин бәйге кысаларында 6 төрдә- 6 тукталышта көч сынашты. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге команданы бәйгегә Күңгәр мәктәбенең физкультура һәм ОБЖ укытучысы Рафил Сибгатуллин әзерләгән.Район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре дә бу эштән читтә калмаган билгеле. Команданың нәкъ менә алтынчы - ОБЖ тукталышында 58 команда арасында 10 урын алуы да әзерлекнең бик яхшы булуы турында сөйли. Мисал өчен, күрше арчалылар да нәкъ менә шушы тукталышта урын алганнар. Ә биектаулылар командасына җиңү бөтенләй дә елмаймаган. Күңгәр командасы оештыручыларның махсус дипломына лаек булган. Балаларны Чаллы шәһәренә шушы мәктәп укытучысы Гөлфия Галиева алып барган.Укытучылары үзе дә, җитәкчеләр арасында барган бәйгедә катнашып, бишенче урын яулаган. Болар барысы турында газетаның киләсе саннарында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев