Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Күлле Киме авылында табылган шәҗәрә

Татар халкында шәҗәрәләр, тарихи казаныш буларак, борынгыдан сакланып килгәннәр. Шәхес турында, нәкъ менә аның шәҗәрәсенә, ягъни нәселенә карап фикер йөрткәннәр. ХVII гасырның икенче яртысыннан (1654 елда) татар морзалары урыс администрациясенә язма рәвештә үзләренең шәхесләрен раслап, нәсел шәҗәрәләрен тапшыра башлаганнар. Бу документлар соңыннан рус теленә тәрҗемә ителеп, архивларда сакланып калган. ХIII-XIV...

Татар халкында шәҗәрәләр, тарихи казаныш буларак, борынгыдан сакланып килгәннәр. Шәхес турында, нәкъ менә аның шәҗәрәсенә, ягъни нәселенә карап фикер йөрткәннәр.

ХVII гасырның икенче яртысыннан (1654 елда) татар морзалары урыс администрациясенә язма рәвештә үзләренең шәхесләрен раслап, нәсел шәҗәрәләрен тапшыра башлаганнар. Бу документлар соңыннан рус теленә тәрҗемә ителеп, архивларда сакланып калган. ХIII-XIV гасыр кабер ташы язмаларының кайберләрендә дә шәҗәрәи мәгълүматлар очрый.

ХVII-ХХ гасырның 30 нчы елларына кадәр татар шәҗәрә текстлары, нигездә, гарәп язуында язылганнар. Алар зур таблицалар рәвешендә дә, билгеле бер бабадан башлап, аңардан соң туган кешеләрне санап бару тәртибендә дә бирелгәннәр. Шәҗәрә тексты күп буыннарны тәшкил иткән кеше исемнәреннән, титуллардан, тарихи эчтәлекле кыска мәгълүматлардан тора. Аларны язмага беркетүнең төрле ысуллары бар. Иң күп таралганы - борынгы бабалардан соңгы буынгача вәкилләрне санап чыгу. Шулай ук бүгенге буыннан борынгыга таба эзлекле үстерелгән шәҗәрәләр дә бар.

Татар шәҗәрә истәлекләренең шигырь белән язылган текстларын да очратырга мөмкин. Әлеге традиция XIX гасырларда күренә башлый. Мондый ысулның матур бер үрнәге безнең Әтнә районы Күлле Киме авылында табылган. Ул хәзерге вакытта Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана. Шунысы да әһәмиятле, язмада татарның олуг язучысы Галимҗан Ибраһимовның (1887-1938) бабалары, аның нәселе ачыклана төшә. Бу документ 1895 елда шул нәсел вәкиле Хәйретдин Хәйбулла улы тарафыннан төзелгән. Истәлек шактый зур - 200 биттән артык, гарәп графикасында. Шәҗәрә белән берлектә биредә авылның, шул якның гореф-гадәтләре кызыклы күрсәтелә, әдәп-әхлак, дин мәсьәләләре күтәрелә, катгый куела, дәлилләп барыла. Язучы һәр әйбергә үзенең фикерен белдереп бара. Шушы шәҗәрә аркылы бәлки кемнәрдер үзләренең якыннарын да табар, танырлар. Түбәндә истәлектәге шәҗәрә текстын бирәбез, авторның теле аңлашыла, шуңа күрә дә зур үзгәрешләр кертергә тырышмадык:

Бисмиллаһ дип яза башлыйк бу әбйатне

Хәмед сәна шөкер Аллаһга бигаяте.

Андин соңра пәйгамбәрә салаваты

Чәһриярә Аллаһ разый булсын, дуслар.

Мөхәммәднең әһле бәйте әхбабләрә,

Сөеклесе - Хәсән-Хөсәен әсхабләрә.

Силсиләдән рөхсәт алган ишанлара,

Дидарыны хак мөяссәр (җайлы)кылсын, дуслар.

Йә, дусларым, хуш тыңлагыз бездин хәбәр,

Сезгә ядкяр калсын диеп төзедек шәҗәр.

Шәҗәр дигән бер йагачның исеме үзе

Ботаклары адәми зат нәселе үзе.

Бу шәҗәрә ботаклары тармак-тармак,

Тармактагы чыбыкларын бак бер аралап.

Яфрак телеп яздык түгәрәкләп,

Кемнәр-кемдин туганны белсен, дуслар.

Әмма дуслар йагач берлә дөнья тулган,

Бәгъзесенең бәлки мең ел гомере булган

Ахыр бер көн түнеп, череп туфрак булган.

Без һәм туфрак булачакмыз, белегез, дуслар.

Йимеш биргән агачлара бак бер карап,

Баш югары кылмадылар күккә карап.

Бер йагачка мисал кылып язганымыз -

Бабамыздыр шул Иртуган әфзалымыз.

Тугды ул Шәмсетдин әфзал ән-нас,

Корьән укып багышланыр куеп ихлас

Хак Тәгалә барымызны кылсын хәлас.

Гөнаһлары йийсә Хак кадир, дуслар.

Андин тугды баба Туйчы, язып куйчы,

Барчасына Аллаһ рәхмәт кылсын, дуслар.

Андин тугды мулла Арслан - галим инсан,

Янә берсе шәриф исне хуш - Сөләйман.

Исмәгыйльдер - балкып тора нури иман,

Мортаза - диндә таза, белегез, дуслар,

Мулла Арслан ике ботак чыгарыпдыр,

Мөдәррисдән тәгълим алып карибдыр,

Имамәтлек кыйлып дөньядин үтепдер,

Моның исеме Ибраһимдыр, белегез, дуслар.

Янә берсе Мөхәммәдәминдер аты,

Мөшәррәфдер (кадерле) һәм ушандак аның заты.

Ул һәм хезмәт мөәзинлек кылып үтде,

Бу - Хәйретдин бабасыдыр, белегез, дуслар.

Хосусән, монлар өчен дога безгә,

Дога ирер һәр кичәдә, көндезендә

Ибраһимдан тугды янә ике фәрзәнд,

Бу галимнәр собраниедән алды рөхсәт.

Карендәше Фазулладыр - олуг мулла,

Ахун исемен рузи кылды аңа Аллаһ.

Барчамызны ул күндерде тугры юлга,

Ул тугры юл - шәрифәтдер, белегез, дуслар.

Андин янә тугыбдыр бер ирнең-ире,

Җәннәт булсын аның йире.

Вәгазь итсә ташдин каты күңелләрә,

Аның исеме Сибгатулла, белегез, дуслар.

Янә тугды Гыйниатулла әфзал ән-нас,

Галим иде биниһая ул хәернас,

Тәваф кылды ул гомере хаҗ,(хаҗда булды)

Кабул улып гарык рәхмәте булсын, дуслар.

Бу ирләрнең бер кардәше Гатаулла,

Шакирҗан аның углы, ул да мулла.

Икегә рәхмәт кылсын Раббы Аллаһ,

Хезмәтләре мөәзинлек, белегез, дуслар.

Янә калды бер яшь углан Фазулладан

Яшьли калды ятим булып ул анадан.

Аллаһ кушды, бакты аны бер бай адәм,

Шәриф исме Габделгалләм, белегез, дуслар.

Ибраһимның бер угылы Фәхретдиндер,

Аның янә дүрт фәрзәнде булып дорыр,

Берсе мулла, берсе мөәзин хезмәт идәр,

Монлар карьягә кирәкдер, белегез, дуслар.

Мулласы - Мөхәммәдҗан агагыздыр,

Әхмәтҗан хаҗи мөәзин бабагыздыр.

Бу ирләргә бүләк - сезнең догагыздыр,

Бу ирләрдин Аллаһ разый булсын, дуслар.

Янә берсе Фәтхулладыр - диванадыр,

Дүртенчесе - Хәйрулладыр - шәһәрдәдер,

Йосыфҗан - Хәйрулла фәрзәндедер(баласыдыр),

Монлары да бездин әфзал, белегез, дуслар.

Һәм Мөхәммәдәмингә өч булды бала

Хисаметдин, Хәбибулла, Әхмәдулла.

Мәгъфирәт дәрйасына салсын Аллаһ,

Хәбибулла әткәмездер, белегез, дуслар.

Галимләр, муллалардыр, әфзал ән-нас,

Анлара исеме укылыр хасыйле хас.

Галимләрә тәгъзим кыйлың ихлас,

Анларга тәгъзыйм лязем(хөрмәт кирәк), белегез, дуслар.

Бу шәҗәрә яшьлегемдә күземә дөшде,

Бу йагачдин күңелемә орлык төшде.

Утыз еллап күңелемдә йөрде, үсте,

Үсеп йитеп бу кәгазьгә төшде, дуслар.

Хатын-кызны белмәдек без, язмадык без.

Белер-белмәс эшне монда төземәдек без,

Бу кәгазьне былчыраткан Хәйретдин,

Яше - илле өч динислам әфзалетдин.

Шәҗәрәдин орлык биргән Хисаметдин,

Ул Хәйретдин гомумәседер, белегез, дуслар.

Бу шәҗәрәгә ихлас илә бактыгызса

Бабагызны, агагызны таптыгызса.

Кичатна кич Коръән укып ятыңыз ла,

Хәйретдингә хәер-дога кылыгыз ла.

Тәмам яздык нәселдә ир балаларны

Янә яздык туфрак булган бабаларны.

Уң тарафдин эзләясез муллаларны

Балаң-бабаң эзләйүбән, табың, дуслар.

Җидегәчә баба белмәк лязем безгә

Белмәгәннәр белсен дию яздым сезгә.

Бу Иртуган кайдан икән дисәгез сез,

Аның күчкән авылын сорагыз сез.

Ишеткәнне сезгә мәгълүм кыйладырмыз,

Бәерледән күчеп килгән дибез, дуслар.

Бу заманда Бәерле урыс авылы,

Ул заманда булган анда ислам авылы.

Бабайлардан ишетеп яздым ошбу каулә,

Ишеткәнне сезгә мәгълүм кылдым, дуслар.

Ул урында мөселман авылы булган.

Ул авылның исеме Бәйрәмгали булган,

Урысларның теле күнмәй әйтәлмаган.

Бәерле шуңа охшап калган, дуслар.

Бер заманны Казанны урыс алган,

Шул заманны ул тирәдә сугыш булган,

Бу Иртуган бабай анда илсез калган,

Шул заманны Ары иленә килгән, дуслар.

Ул Иртуган бабай Арыда вафат булган,

Бер баласы җәмгы Арыга язылып калган.

Тәмә бабай Арыдан Кимегә килгән,

Йорт-нигезе Урта авылда булган, дуслар.

Мәгълүм түгел Туйчы кайда вафат булган,

Өч баласы бу зиярәтдә мәдфүн булган (күмелгән).

Дүртенчесе Бәрәскәдә мулла булган.

Мәкъбәрә (кабере)Бәрәскәдә белегез, дуслар.

Тарих мең дә сигез йөздә туксан биштә,

Сишәмбе көн тәмам булды сәгать өчтә.

Дүшәмбе көн маһи мөхәррәм тугды кичтә,

Икенде тәмам булды, белегез, дуслар.

Унөченче көне иде число айның,

Әлхәмдүлиллаһ, тәмам иттек бүген моны.

Хак Тәгалә Хәйретдингә бирде зиһен,

Хатасын төзәтегез галим дуслар.

Бабасыдыр Иртуган, баласына нур кунган,

Баласының балалары ошбу йагачка кунган.

Бу нәселнең агы бар, арасында чагы бар,

Бу кәгазьгә язылмаган кыз туганнар тавы бар.

Без аларны белмәдек, зиһен сарыф кылмадык,

Җилгә очкан кебекне куып тота алмадык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев