Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Күлле Кимеcендә – “Чыршы ачу” бәйрәме

Элек "Чыршы" бәйрәмнәрен көтеп ала идек, хәзер авыл халкы "Чыршы ачу" бәйрәмнәрен көтә. Заманына карап яңалык та керә, бәйрәмгә спорт төрләре кушыла. 27 декабрь көнне Күлле Киме мәдәният йорты каршына куелган яңа ел гүзәлен авыл халкы белән бергәләп ачканда Кыш бабай белән Кар кызы гына катнашып калмады. Авыл халкы ял...

Элек "Чыршы" бәйрәмнәрен көтеп ала идек, хәзер авыл халкы "Чыршы ачу" бәйрәмнәрен көтә. Заманына карап яңалык та керә, бәйрәмгә спорт төрләре кушыла. 27 декабрь көнне Күлле Киме мәдәният йорты каршына куелган яңа ел гүзәлен авыл халкы белән бергәләп ачканда Кыш бабай белән Кар кызы гына катнашып калмады. Авыл халкы ял иткәндә Әхмәдуллин Альберт үз аты белән, балаларны урам әйләндерде. Ә калган балалар чана шуды, җирлектә яшәүчеләр аркан тартты, көч сынашты. Калган халык мәдәният йортын ду китереп биеп, җырлап күңел ачты. "Бик күңелле булды, һәр чарага бәйрәм рухы өстәүче авылдашларга рәхмәт,", - дип, район халкын Яңа ел белән котлый Күлле Киме мәдәният йорты директоры Чулпан Сәләхова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев