Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Күлле Кимесендә кышкы спорт уеннары

"Дусым" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, елдагыча, кышкы спорт уеннары уздырдылар.

Хуҗалыкта яхшы итеп эшлиләр дә, матур итеп бәйрәм дә итәләр. 23 февраль көнне моңа тагын бер инандым.

- Ватанны саклаучылар көнен ел да зурлап уздырабыз. Спорт бәйгеләрендә ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар да актив катнашалар. Монда хоккей уйнаудан тыш, гер күтәрәләр, командалап аркан тартышалар... - ди хуҗалык җитәкчесе Ленар Сәмигуллин.

Авылның мәдәният хезмәткәрләре дә биредә, алар тырышлыгы белән өзлексез диярлек бәйрәм рухында музыка, җыр яңгырый. Авыл җирлеге һәм урта мәктәп укытучылары да бәйгеләр оештырырга ярдәм итәләр. Халык күп: кимелеләр генә түгел, тирә-як авылларның барысыннан да килгәннәр. "Дусым" җәмгыятен оештыручылар - Наил абый һәм Илһам Сабиров та халык белән бергә бәйрәм иттеләр.

Кышкы уеннарның төп бизәге хоккей булды дисәм дә ялгышмамдыр. Шөкер, шайба куучы егетләрне ялт иткән кояшлы, җилсез, җылы көн сәламләде. Төп приз - тәкә өчен 5 команда көрәште. Мәйдан хуҗасы "Күлле Киме"дән тыш, "Ары", "Дусым", "Әйшияз авылы" һәм "Нефтепродуктстрой" исемле төзелеш бригадасы командалары катнашты. Ярышларның судьялары Фаил Гәрәев һәм Рәдис Әхмәдуллин булды.

Беренче уенда ук эчтәлекле, яхшы уен күрсәткән "Әйшияз авылы" командасын шунда ук төп фаворит санаучылар табылды. Хәер, "Күлле Киме"нең дә көчле команда туплаганлыгы ачыкланды... Әнис Сираҗиев җитәкләгән "Нефтепродуктстрой" алардан да көчлерәк булып чыкты. Нәтиҗәдә. Хуҗалык җитәкчесе үзе махсус сайлап алып кайткан кубокны һәм тәкәне алар яулады. Моннан тыш уенчылар акчалата призга лаек булдылар. Алар гына да түгел, II урын алган "Әйшияз авылы" һәм III урын ияләре "Күлле Киме" командасы да махсус призларга лаек булдылар. Моннан тыш, урыннарга бәйле рәвештә барлык хоккейчылар да акчалата приз алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев