Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Күәмендә Кыш бабай бүләге саллы

Яңа ел бәйрәме, балмаскарадлар шаукымы инде сүрелә төште кебек, тик шулай да Күәм авылы халкы өчен быелгы Яңа ел аеруча күңелле булып истә калды. Кыш бабайның "бүләге" саллы иде: авыл яңа клубка тиенде!!! Заманны күпме генә сүксәң дә, кеше күңеле барыбер матди байлыкка караганда рухи кыйммәтләргә күбрәк сусап яши икән....

Яңа ел бәйрәме, балмаскарадлар шаукымы инде сүрелә төште кебек, тик шулай да Күәм авылы халкы өчен быелгы Яңа ел аеруча күңелле булып истә калды. Кыш бабайның "бүләге" саллы иде: авыл яңа клубка тиенде!!! Заманны күпме генә сүксәң дә, кеше күңеле барыбер матди байлыкка караганда рухи кыйммәтләргә күбрәк сусап яши икән. Ничә еллардан бирле мәдәният учагына тилмергән, балмаскарад кебек бәйрәмнәрне мәктәп спорт залында үткәрергә мәҗбүр булган күәмлеләр быел шатланып туя алмады: курчак өе кебек яңа клуб һәрберебезне балкып каршы алды. Авылыбыз талантларын алкышларга күмдек, мәзәкләреннән көлдек, моңлы җырларыннан елап алдык. Рәхмәт сезгә, авылдашлар! Ихластан әзерләнгән тәүге Яңа ел тамашасының бер төере булмады, шул кулыгызны җуймагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев