Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Комыргуҗасында бәйрәм тантанасы узды

Өлкән хәбәрче яза Безне бик хөрмәтләделәр Бөек Җиңүнең 70 еллыгы безнең Комыргуҗа авыл җирлегендә бик зур хәзерлек белән үткәрелде. Иң элек "Шахтер" хуҗалыгының финанс ярдәме белән нәшер ителгән "Батырларның даны мәңгелек" дип исемләнгән китап чыгарылды. Ул китапка безнең Комыргуҗа авыл җирлегеннән булган кешеләр кертелгән. Комыргуҗа авыл җирлеге ветераннар советы рәисе...

Өлкән хәбәрче яза

Безне бик хөрмәтләделәр

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы безнең Комыргуҗа авыл җирлегендә бик зур хәзерлек белән үткәрелде. Иң элек "Шахтер" хуҗалыгының финанс ярдәме белән нәшер ителгән "Батырларның даны мәңгелек" дип исемләнгән китап чыгарылды. Ул китапка безнең Комыргуҗа авыл җирлегеннән булган кешеләр кертелгән. Комыргуҗа авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Гөлсинә Мөхәммәтҗанова китапны әзерләү өчен зур хезмәт куйган. Авыл китапханәчесе Рәзинә Хәкимуллинаның да көче күп кергән. Мәрҗани музее хезмәткәре Зилә Зиннәтуллина, Мәрҗән клубы мөдире Дания Гарипова, Комыргуҗа клубы мөдире Рәфинә Мөхәммәтшина һәм урта мәктәбенең укучылар, укытучылар коллективының тырышлыгы да зур булган.

Бөек Ватан сугышына Комыргуҗа авыл җирлегеннән 396 кеше киткән. Комыргуҗадан - 97, Төрекләрдән -72, Мәрҗәннән -61, Ябынчыдан - 60, Соңгырдан - 20, Кабаксадан 18 кеше илнең азатлыгын яклап батырларча һәлак булдылар.

8 май көнне Комыргуҗа мәктәп бинасы ишек алдына куелган һәйкәл янында менә шул яу кырында ятып калган сугышчыларны искә алып митинг уздырылды. Митингта тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, Комыргуҗа урта мәктәбе укучылары, укытучылары коллективы катнашты. Хуҗалык рәисе Әнәс Хәкимов, авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Зиннәтуллин, ветераннар советы рәисебез Гөлсинә Мөхәммәтҗанова барлык катнашучыларны бәйрәм белән котладылар. Комыргуҗа мәктәбе директоры Гөлбану Шәрәфиеваның чыгышын да яратып тыңладык. Мәктәп укучыларының чыгышына да сокландык. Бәйрәм табын артында дәвам итте.

Ветераннар советы рәисе Гөлсинә Мөхәммәтҗанова Һәрбер тыл ветеранына, сугыш чоры балаларына "Батырларның даны мәңгелек" дигән китапны тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев