Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Күшәр авылында өч яңа объект төзеләчәк

Район советы сессиясендә депутатлар бер тавыштан 2015 елга бюджет кабул иттеләр. Сессиядә 2015 һәм пландагы 2016-2017 елларга бюджет каралды. Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Азат Мөхәмәтҗанов чыгыш ясап, бюджетның төп параметрларын аңлатып үтте. Сессиядә чыгыш ясаган район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закированың фикерләре уйланырга мәҗбүр итсә, Күңгәр...

Район советы сессиясендә депутатлар бер тавыштан 2015 елга бюджет кабул иттеләр. Сессиядә 2015 һәм пландагы 2016-2017 елларга бюджет каралды. Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Азат Мөхәмәтҗанов чыгыш ясап, бюджетның төп параметрларын аңлатып үтте. Сессиядә чыгыш ясаган район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закированың фикерләре уйланырга мәҗбүр итсә, Күңгәр авыл җирлеге җитәкчесе Илнар Галиәхмәтов алдагы ел планнары белән таныштырды. Киләсе елда Күшәр авылында яңа мәдәният йорты, балалар бакчасы һәм дә фельдерлык пункты төзелү күздә тотыла. Ә менә Гөлшат Марс кызының: "Мәктәпләр челтәре берникадәр үзгәрешләр кичерде, ел башында барлык башлангыч мәктәпләр зур мәктәпләрнең филиалына әйләнде, яңа уку елыннан Бәрәзә, Иске Өҗем мәктәпләре урта мәктәптән төп мәктәпкә үзгәртелде. Балалар булмау сәбәпле, Мамыш, Кызыл Утар мәктәпләре ябылды. Районда балалар саны соңгы 15 елда 1000гә кимеде. Кызганычка каршы, кимү темпы азрак акрынайса да, алдагы елларда да шул тенденция саклана", - диде. Мәгариф - гел үзгәрешләргә, яңалыкларга бай өлкә. Кызганычка каршы, Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру да бүгенге көндә күпләрне борчыган мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Район советы рәисе Габделәхәт Хәкимов сессия эшенә йомгак ясап, 2014 елны районыбыз өчен уңышлы тәмамлана, дип әйтерлек мөмкинлегебез бар, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев