Җәмгыять

Әтнәнең күзәтчелек бүлеге инспекторы: "Янгыннар саны арта"

Узган елгы фаҗигаләр белән бәйле рәвештә, районның күзәтчелек бүлеге инспекторы Артур Рәхмәтуллиннан шул хакта сораштык.

Былтыр 17 февральгә 1 янгын теркәлгән, үлем-китем дә, тән җәрәхәтләре алучылар да булмаган. Килгән зыян суммасы 1500 сум тәшкил иткән. Быел шул ук чорда 2 янгын чыккан. Аларда 1 үлем, 1 тән җәрәхәтләре алу очраклары теркәлгән. 15000 сумлык зыян килгән. Инспектор сүзләренә караганда, сүз янгыннан килгән матди зыян турында бара. "Ике очракта да янгын ут белән саксыз кылану аркасында килеп чыккан", - дип саный ул.


янгын

Нет комментариев