Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Кышлау бригадасында һәр машина көн саен басудан 9-10 рейс сенаж алып кайта

Сенаж салу дәвам итә. Бу эш аеруча "Тукай", "Ленин", "Шахтер" хуҗалыкларында яхшы оештырылган. Биредә "Таң" аерым урын алып тора, дияргә була. Шулай булмый ни, саннарга караганда, хуҗалык сенажга дип бөтен район урдырганның 6/1ен, барлык район чокырларга салганның 5/1ен туплаган.

Эш яхшы оештырылган. Иртәнге 7дән кичке 10нчы яртыларга кадәр басу-чокыр юлын таптый хуҗалыкның шофер-тракторчылары. Бу хакта үлчәүдә эшләүче Гадения апа Дәүләтшинадан сораштым.

Сенажга люцернаны "Ягуар"да Илсур Гыймадиев, "КСК" белән Әлтаф Усманов турата. Фәнис Гыйниятуллин, Раушан Сираҗиев, Раил Хәсәнов прицеплы, шулай ук Илфат Сабитов һәм Рафил Сибгатуллин да "КамАЗ"лар белән, ә Реваль Мөхәммәтҗанов, Фирдүс Шакирҗанов "МТЗ-1221" тракторларында яшел массаны Кышлау фермасындагы чокырга ташыйлар. Шунысы игътибарга лаек, көн саен 9-10 рейс ясыйлар. Элекке көннәрне Яңа Шашы, Иске Җогып басуларыннан ташысалар, бүген ара якынайган - Кышлауның үз басуыннан алып кайталар. Димәк, эш тизлеге тагын да артачак. Массаны чокырда зур егәрлекле тракторлар белән Расих Шаһиев һәм Харис Хәйбуллин таптата.

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 14 июньгә сенажга урдырган күпьеллык үлән мәйданы (гектарларда), өченче - салган сенаж (тонналарда)

Дусым 100 450

Күңгәр 130 453

Күшәр 568 1050

Ленин 941 2590

Таң 1080 3400

Мәңгәр 852 1864

Шахтер 1407 2937

Уңыш 190 -

Тукай 1197 3400

Район буенча 6465 16144

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев