Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең машина йөртүчеләре, укыгыз! Штраф бармы-юкмы...

1 ноябрьдән җәйге резина белән йөрүчеләргә штраф салыначак. 1, 2, 3 ноябрьдә рейд үткәрелә" - Интернетта әнә шундый хәбәрләр күренгәли башлады . Әйе, һәр ел фасылының үз проблемасы бар. Бу транспорт белән идарә итүчеләргә дә кагыла. Аларга җәйгә чыккач, кышка кергәч автомобильләренең көпчәкләрен алыштырырга кирәк. Моны башы эшләгәннәргә, үзенең, юлда...

1 ноябрьдән җәйге резина белән йөрүчеләргә штраф салыначак. 1, 2, 3 ноябрьдә рейд үткәрелә" - Интернетта әнә шундый хәбәрләр күренгәли башлады

. Әйе, һәр ел фасылының үз проблемасы бар. Бу транспорт белән идарә итүчеләргә дә кагыла. Аларга җәйгә чыккач, кышка кергәч автомобильләренең көпчәкләрен алыштырырга кирәк. Моны башы эшләгәннәргә, үзенең, юлда йөрүче башка кешеләрнең куркынычсызлыгы турында кайгыртканнарга аңлатып торасы юк. Ике икең дүрт кебек билгеле әйбер ул. Тик менә бер нәрсә, кар яумый бит әле. Ә без шундый халык, көне килеп терәлмичә, нәрсәгә булса да тотынмыйбыз. Хәзер 1 ноябрь якынлашканны күреп, башка кайгы төшә: шиномонтажга барыргамы һәм кышын җәйге резиналарда йөргән өчен кайчан штраф сала башлыйлар.

- Көпчәкне кайчан алыштырырга да була. Әлегә закон кабул ителмәгән. Аның өчен бүгенгә бернинди штраф юк. Көпчәк алыштырмаган килеш авария очрагы тудырган өчен дә 500 сум гына штраф салына. Әмма шуны онытырга ярамый, кышкы көпчәкнең шиплары бозга кадалып, машинаны туктатып калырга һәм авария очрагы тудырмый калырга ярдәм итә. Тик көпчәкләрнең дүртесен дә алыштырырга кирәк, - ди ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин.

- Әйе, әлегә закон кабул ителмәгән, әмма ул булачак, - диде ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Ринат Алиев. - Тик көпчәкне кышкыга штраф түләмәс өчен генә түгел, үз куркынычсызлыгыбыз өчен алыштырабыз. Кышкы һәм җәйге юл аерыла. Ә тизлекне киметмиләр. Шиплы көпчәкләр белән кискен борылып, тиз генә туктатып калып була. Асфальт дип барасың, шул арада бозлавыкка килеп керәсең. Андый очраклар минем белән дә булды. Әмма шуны да онытмаска кирәк, бозлавыкта югары тизлек белән килгәндә 10 метрдан гына машинаны туктатып булмый. Шундый очракны хәтерлим әле. Берәү шулай барып, туктый алмыйча хәтта шлагбаумны алып чыгып китте. Бозлавыкта, пычракта, яңгыр яуганда, икенче машинага килеп бәрелмәс өчен машиналар арасы кимендә 2-3 тапкырга артыграк булырга тиеш. Әйе, бернинди заман шиналары һәм электрон системалары физика законнарыннан һәм автомобиль йөртүчеләрнең күнекмәләреннән өстен була алмый. Үзеңә 100 процент ышаныч булганда гына юлга чыгарга ярый.

- Кышын җәйге резиналарда йөргән өчен штраф салу турындагы закон кирәк дип уйлыйсызмы? - дигән сорау бирдек без "Шиномонтаж" хуҗасыннан.

- Кирәк. Шул ук транспорт белән идарә итүчеләрнең һәм тирә-юньдәгеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәк, - ди Наил Шәйхиев.

4 һәм 40 елга якын стажы булган машина йөртүчеләр фикерен тыңлап карыйк.

- Ничек инде кышын җәйге резина белән йөреп була? Бу үзеңне яратмыйсың, тормышыңны бер тиенгә дә санамыйсың, башкалар турында уйламыйсың, дигән сүз бит. Бозлавык юл бик куркыныч. Үзең генә түгел, бер гаепсезләр синең гаеп белән зыян күрергә мөмкин, - диде 27 яшьлек Ринат Закиров. - Көпчәкне мин кышкыга алыштырып куйдым инде. Юлда төрле хәл булырга мөмкин. Син чыгып киткәндә кар юк, ярты юлга җиткәндә ява башлый. Көпчәкләрнең сезонга туры килүе үзеңдә ышаныч уята, - диде 57 яшьлек Хәбир Зарипов.

Чыннан да шимбә кич бу мәкаләне язганда кар явар дип уйламадык та, якшәмбе иртән бөтен җир ап-ак иде. Алдагы көнне шиномонтажда чират булмаса, икенче көнне аяк киенергә ашыкканнар күп булгандыр. Дөрес, әлегә көннәр җылы тора, бозлавык юк. Әмма һава торышы көн дә сюрприз тудыра. Иртәгә ничек буласын беркем әйтә алмый.

Гөлсинә Зәкиева,

Арча хәбәрләре. http://arskmedia.ru/2016/11/01/k-pchaklarne-alyishtyirdyigyizmyi/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев