Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Җәүһәриясе сагындыра

Хәтер Калдың күңелләрдә моң булып... Күршебез Җәүһәрия апаның бу дөньядан китүе авылыбыз халкына зур югалту, авыр яра булды. Үзенең бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган Җәүһәрия Мәрдәнова, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе буларак, районыбыз халкына яхшы таныш. Көчле ихтыярлы, сабыр, үз эшен бик яратып башкаручы Җәүһәрия апа белән миңа укытучы буларак,...

Хәтер

Калдың күңелләрдә моң булып...

Күршебез Җәүһәрия апаның бу дөньядан китүе авылыбыз халкына зур югалту, авыр яра булды. Үзенең бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган Җәүһәрия Мәрдәнова, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе буларак, районыбыз халкына яхшы таныш. Көчле ихтыярлы, сабыр, үз эшен бик яратып башкаручы Җәүһәрия апа белән миңа укытучы буларак, ныклы элемтәдә эшләргә туры килде. Балалар китапханәсе безнең укучыларыбыз өчен көчле тәрбия чыганагы булып торды. Җәүһәрия апа оештырган тирән мәгънәле мавыктыргыч кызыклы чаралар балаларда зур кызыксыну уята иде. Үтә дә намуслы китапханәче үзенең һәр укучысын яттан белә, аларны күбрәк нинди әсәрләр кызыксындыруын яхшы аңлый. Ул бик нечкә психолог. Бу мәсьәләдә безне уздыра иде. Кыскасы, ул үз эшенең чын остасы булды. Минемчә, аны белгән балалар Җәүһәрия апаның якты истәлеген саклап яшәрләр. Җәүһәрия Мәрдәнова - бик күп әдәби образлар тудырган сәхнә остасы буларак та танылган шәхес. Ул катнашкан спектакльләргә мин еш йөрдем.Халык күңелен җәлеп итә белүче, үзенең оста башкаруы белән тамашачыны тирән кичерешләргә алып кереп аны елатучы, кайвакыт көлдерүче, ә кайвакыт сагышка батыручы талант иясе иде ул. Җәүһәрия апа районыбыз һәм республика күләмендә генә түгел, илебез күләмендә дә сәхнә остасы буларак таныла. Аның бу уңышларында тормыш иптәше, театрның баш режиссеры Гомәр абый Мәрдәновның роле зур, әлбәттә. Гомумән, үзенең бай тарихы белән күпләрне җәлеп иткән Әтнә халык театрының хәзерге югары дәрәҗәгә ирешүе Гомәр абыйның эзлекле хезмәте нәтиҗәсе. Җәүһәрия апа белән Гомәр абый бер-берсен аңлап, күпләргә үрнәк булырлык матур гаилә булып яшәделәр.Әмма тормышның авыр сынаулары аларны да читләтеп үтми. Бердәнбер балаларын югалту алар өчен сүз белән генә аңлатып бетермәслек тирән хәсрәткә әйләнә. Җәүһәрия апаның сәламәтлеге шактый какшый. Якын кешеләренең ярдәме иң авыр минутларында аңа таяныч була. Бу гаилә авыр сынауны сабырлык һәм тирән акыл белән үтә. Соңгы 3 елда Җәүһәрия апа җитди авырды. Гомәр абый искиткеч хәсият һәм тырышлык белән бала караган кебек аны тәрбияләде. Һәм кадер-хөрмәт белән соңгы юлга озатты. Бик күп халык җыелган иде. Район һәм оешма җитәкчеләре дә хушлашырга килделәр. Казаннан Марсель Сәлимҗановның улы, Илдар Хәйруллин, Зәлфирә Зарипова кайтканнар иде. Гомумән, бу гаиләне хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Аз сүзле, тыйнак, акыллы, мөлаем Җәүһәрия апа! Сезнең якты истәлегегез халык күңелендә һәрчак сакланыр.

Кеше китә, әмма эше кала,

Исеме кала якты нур булып.

Сөйләгән сүзләре, җырлаган җырлары

Сагындырыр тирән моң булып.

Күршеләре, танышлары, дуслары исеменнән

Ләлә ШАКИРОВА,

Олы Әтнә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев