Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең "Саташкан сандугач"ы

Әтнә дәүләт драма театрының һәр премьерасын тамашачы көтеп ала, яратып карый, тәнкыйтьли, мактый, үсендерә. Бу спектакльдән соң да шулай булды.

Ркаил Зәйдулланың "Са­­ташкан сандугач" дра­ма­­сының премьерасы бу­­лачагы хакында хәбәр та­ралгач та күңелләрдә төр­ле хисләр, башта төрле уйлар өермәсе купты. Спектакльне яшь режиссер Рифат Миндубаев сәхнәләштерә икән, кабул итеп булырмы? 2001 елда Камал театры тарафыннан куелган, шактый уңыш казанган "Саташкан сандугач" әтнәлеләр куелышында нинди яңгыраш табар? Театр сәнгатенең күмәк хезмәт икән­леген аңлаган хәлдә, спектакльне дөньяга тудыруда "төп рольләрне башкаручылар" бу хакта ни уйлый?
Ландыш Фазлыева, театр директоры: "Саташкан сандугач" - яшь режиссер Рифат Миндубаевның диплом спектак­ле. Репетицияләр вакытында ук тамашачы күңеленә хуш килер дип карап йөрдем. Шәхсән, үземә бик ошады. Артистлар үз рольләренә туры килә. Декорацияләрне данлыклы Скоморохов үзе иҗат итте. Спектакльгә музы­каны Рифат классик, популяр көйләр арасыннан сайлап алды. Композитор Марат Әхмәтшин киңәшләре белән ярдәм итте. Әлеге драма театрыбыз репертуарында лаеклы үз урынын табар дип өметләнәм".
Ркаил Зәйдулла, дра­матург, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе: "Драматург өчен үз әсә­ре театрда куелу - үзе куаныч. Өметләнеп, кызыксынып, борчылып премьераны көттем. Әтнә театрының иҗатын кү­зәтеп барам, уңышла­ры өчен куанам. Баш ре­жиссер Рамил Фазлыев бе­лән шәхсән танышмын, бик хөрмәт итәм. Ри­фат Миндубаев белән оч­ра­шып аралаштым, сәнгать­не аңлый торган, акыллы егеткә охшаган. "Саташкан сандугач"ны кайчандыр Марсель ага Сәлимҗанов куйган иде, ә бүген әлеге әсәргә япь-яшь егет алынган. Мас­терның һәм яшь режиссерның иҗат җимешен чагыштырып карау бик кызыклы булды. Яшьләр нык эзләнүчән, максималист бит алар. Ике куелыш арасында аерма бар һәм мин аны уңай бәялим..."
Рифат Миндубаев, спектакльнең режиссеры, КДМСУның 5 курс сту­денты: "Әлеге эшем - олы сәхнәдәге беренче тәҗрибәм. Җаваплылык бик зур. Минем өчен күп нәрсә яңа: рәссам, композитор, актерлар белән тәүге тапкыр эшлим. Театр җитәкчелегенә рәхмәтем зур: яшь булуыма карамастан, җылы кабул иттеләр. Артистлар белән мөнәсәбәтебез әйбәт, фикерләремә колак салдылар. Камал театры куелышын карау мөмкинлегеннән баш тарттым, кабатланудан куркам. "Са­ташкан сандугач" драмасы - материал буларак авыр, тирән психологик сәхнәләр күп. Шулай да төп әйтеләсе фикерне, кеше бәхетен урлап, үз бәхетеңне корып булмый дигән фәлсәфәне тамашачыга җиткерә алдык, дип уйлыйм. Әтнәнең үзенә килгәндә, Спас егете буларак, тәэсирләрем бик кызыклы. Бирегә килгәч шаккаттым: менә кайда икән ул миллилек, саф татар теле! Телне саклап калган төбәк икән бит ул Әтнә!»
Дамир Сидеев, төп роль­не башкаручы артист:
- Яшермим, Интизар об­разы бик авыр туды. Ри­фат - талантлы егет, эш­ләве җайлы булды, уртак тел таптык. Бу минем бе­ренче төп ролем, борчыл­дым, дулкынландым. Хатыным артист, ул бөтен иҗади газапларымны аңлап, көч бирде, тамашачы рәхмәтен ише­тү күңелне азрак нечкәртте дә.
Наилә Гәрәева, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты:
- Спектакльне бик би­релеп карадым, һәр­ва­кыттагыча, шәп!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев