"Әлмәндәр оныклары" фестивале Казан мәдәният дәүләт институты тарафыннан беренче тапкыр уздырыла. Проектны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерергә ярдәм күрсәтү фонды, Татарстанның Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Г.Камал исемендәге һәм "Әкият" курчак театры гамәлгә ашыра.
Быел театраль проектта барлыгы 70 артык конкурсант катнаша. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рузия Мотыйгуллина жюри коллективын җитәклиячәк.
Яшь артистлар Татарстан, Россия, Удмуртия, Чуашия, Башкортстан, Мари Иле, шулай ук Палестина, Монголиядән дә киләчәк. Конкурсантлар берничә номинациядә үзләрен күрсәтә алачак: "Драма театры" номинациясендә - 14 коллектив, "Курчак театры" - 2 коллектив, "Сөйләм программасы"нда 56 катнашучы көтелә. Биредә 7 яшьтән алып 17 яшькәчә үсмерләр катнаша. Ә менә "Мимика һәм жест театры"нда катнашырга теләк белдерүчеләр юк.
Әлеге бәйгедә районыбызның "Сәхнәдәш" балалар театры Туфан Миңнуллиның "Авыл эте Акбай" спректакле белән чыгыш ясаячаклар. Аларга уңышлы чыгыш ясап, Әтнәгә җиңү белән кайтулыран теләп калабыз.
Нет комментариев