Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәне су басмас, дип ышаныйк

Яз иртә киләчәк, ә апрель урталарына елга-күлләр бозлардан арынып бетәчәк. Бу - синоптиклар һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фаразы. Язның иртә килүен алар кышның аномаль җылы булуына һәм карның юньләп яумавына бәйли. Яз иртә килсен иде дип телибез, әмма аның тискәре ягы да бар - су ташыганны карап...

Яз иртә киләчәк, ә апрель урталарына елга-күлләр бозлардан арынып бетәчәк. Бу - синоптиклар һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фаразы. Язның иртә килүен алар кышның аномаль җылы булуына һәм карның юньләп яумавына бәйли. Яз иртә килсен иде дип телибез, әмма аның тискәре ягы да бар - су ташыганны карап торуы гына матур. Әмма ул зыян салырга да мөмкин.

Тик түрәләр тынычландыра: синоптиклар фаразын истә тотып, язгы ташудан җитди зыян көтелми, ди алар. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко белдерде. Шулай да дөнья хәлен белеп булмый. Вәзгыять кис­кенләшкән очракта, Татарстандагы 220 торак пунктны су басарга мөмкин икән. Бу - 18 мең 846 кеше дигән сүз. Моңа өстәп юллар, социаль һәм икътисадый объектларны да санасаң, куркыныч янаган мәйдан аз түгел. Суржко әйтүенчә, халыкка гидротехник корылмаларның җи­ме­релүе зыян китерергә мөм­кин. "Без Ростехнад­зорның Идел буе идарәсе белән бер­гә 208 гидрокорылманы тикшереп чыгарга ниятлибез. Республикада су басу зонасына якынча сигез авыл эләгә. Шуларның берсе - Кукмараның Лубян авылы. Язгы ташкын вакытында ел саен аларга юл өзелә. Андый торак пунктларда махсус азык-төлек һәм су запасы булдырыла, нигездә, кеше­ләр һәм мал-туар эвакуация­ләнә. Ташуның актив чорында кече елгаларның 60 участогында вакытлыча күзәтү­ләр оештырылачак. Моннан тыш, вертолетта күзәтү очыш­­­лары да башкарыла", - диде ул.


Түрәләр, Татарстан язгы ташуга 100 процентка әзер, дип ышандыра. Елгалар чүп­ләрдән арындырыла, чөнки алар су агымына комачаулый. Күперләр ишелеп тө­шәр­гә мөмкин булган урыннарда бозларны шартлатачаклар. 11 район инде бу эшне башкаруны сорап коткаручыларга мөрәҗәгать иткән.
Быел елгаларның боздан арынуы һәм боз китү вакыты башка еллардагыдан 8 көнгә иртәрәк булырга охшаган, дип белдерә метеорологлар. Белгечләр фаразлавынча, соңгы үткәрелгән үлчәмнәр буенча республикабызда кар запасы норманың 92 процентын тәшкил итә. Күп җирдә инде кар эреп ачылган урыннар да күренә.

("Ватаным Татарстан", /№ 35, 16.03.2016/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев