Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Уралны күргән кызына 90 яшь тулды

Ары авылында гомер кичерүче Асия әбекәй Сабирова 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Асия әбекәй Сабирова 1926 елның 27 мартында Ары авылында Гани абый белән Галия апаның икенче баласы булып дөньяга килә. Өч бертуган арасында бердәнбер кыз бала булып үсә. Ары җидееллык мәктәбен тәмамлый. Мәктәптән соң, "Йолдыз" колхозында төрле эшләрдә эшли...

Ары авылында гомер кичерүче Асия әбекәй Сабирова 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Асия әбекәй Сабирова 1926 елның 27 мартында Ары авылында Гани абый белән Галия апаның икенче баласы булып дөньяга килә. Өч бертуган арасында бердәнбер кыз бала булып үсә. Ары җидееллык мәктәбен тәмамлый. Мәктәптән соң, "Йолдыз" колхозында төрле эшләрдә эшли башлый.

1941 елның ямьле июнь ае. Бәйрәмгә әзерләнеп йөргән тыныч бер көндә авылга кайгылы хәбәр килә: "Сугыш башланган!" Бу хәбәрне ул авыл клубында ишетә.

1943 елның март аенда Асия, Рәхилә һәм Нәсимә исемле кызларга Күлле-Киме авыл советыннан боерык килә.: тиз арада медицина тикшерүе уза. Бу хәбәр берничә көннән өч кызга да Урал якларына эшкә җибәрелү белән алышына. Күрше-күлән, туган-тумача юл өчен кирәкле булган әйберләрне хәстәрләшеп, ямьле майның бер көнендә өч ана һәм өч кыз юлга кузгала. Алар өч көн баралар. Килеп җиткәч, мәһабәт Урал тауларын күреп, үзләренең туган яктан еракка китүләрен аңлыйлар. Килгән көнне үк аларны тулай торакка урнаштыралар. Ул Тамбов, Орлов якларыннан килгән кызлар белән бергә булалар. Алар шикелле килүче егет-кызлар биредә бик күп була. Икенче көнне үк эшкә алып чыгалар. Завод тирәсендәге тимер-томырны җыйдыралар. Асия апа үз күзләре белән тимер рудасының кайнар мичтән корычка әйләнеп чыкканын күрә. Алар төрле авыр эшләр башкаралар: торбалар күмәләр, тимер-томырларны урнаштыралар. Көнгә өч мәртәбә ашау: кәбестә шулпасы, 500 грамм ипи. Яз көннәрендә Кызыл почмак дигән урында бергәләп күңел ачалар.

Шулай беркөнне таң атар алдыннан, тулай торак коменданты бүлмәгә кереп ут кабыза, кызларга торырга куша. Куркышып уянган кызларга: "Әйдә йоклап ятмагыз, үген бәйрәм - сугыш беткән!" - дигән яңалык әйтә. Бу сүзне ишеткәннән соң, кайбер иптәшләре дулкынланудан аңнарын җуялар. Асия үзенең авылдаш кызлары янына йөгерә. Завод өч көн, өч төн бәйрәм итә, конторга чакырып берәм-берәм бүләклиләр.

Тулырак язманы "Әтнә таңы" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев