Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең урам сатучысы

Урам сатучысы (хикәя) Табигатьнең нинди торышы булса да, үзенең язмышы катлаулы, яралы булуы да күңелен тиз эретмәгән, киресенчә, Раниләне көчле булырга, заманасына күрә иптәшләре белән беррәттән матур, сөйкемле, ягымлы итеп яраткан. Урамда сатучы булып эшли ул. Кышын, язын, җәен, кезнең бер көнен дә калмый йөрәге белән тормыш алып бару өчен...

Урам сатучысы

(хикәя)

Табигатьнең нинди торышы булса да, үзенең язмышы катлаулы, яралы булуы да күңелен тиз эретмәгән, киресенчә, Раниләне көчле булырга, заманасына күрә иптәшләре белән беррәттән матур, сөйкемле, ягымлы итеп яраткан.

Урамда сатучы булып эшли ул. Кышын, язын, җәен, кезнең бер көнен дә калмый йөрәге белән тормыш алып бару өчен бар көчен куя. Тормыш иптәше ярыйсы гына кеше булса да, балалары тугач салмыш булып йөри башлагач аерылышырга булалар.

- Әйдәгез, сезгә ятышлырак киемнәр карыйк, кайсы ошый, ошамый... Менә бу ничегрәк? Әллә монысымы? Хәзер әнә мондыен кияләр, бәяләре шундый - шундый, - кебек сүзләр сөйләшә Ранилә алучылары белән. Башкалардан киң күңеллелеге, олы йөрәкле, ярдәмчел булуы белән аерылып тора сыман.

- Әни, кара әле, ничек матур, заманча итеп кием сайлап бирде миңа сатучы апа, - ди бер бала. - Киясе генә килеп тора, бигрәк килешлесен сайлады, ничек шулай булды ул, бәясен дә әзрәк кенә төшерәм әле диде...

Язлар җитте. Кием кигән саен туза. Шулай әкрен генә яши - яши еллар үтәләр. Салкын кышлардан соң аяклар быел тиз генә җылынып китә алмыймы, хәрәкәт итәргә авыр, тәннәр сызлап тора. Улы бакчаны тәмамлап, быел беренче сыйныфка керәсе, Алла боерса. Тик бала әтисен сорый, әлбәттә, башка иптәшләреннән күрә, аңлый.

- Мине берәү дә ярата алмас хәзер улым. Яшь тә бара, аннан, урам сатучысы кемгә кирәк инде ул... Йөзем дә матур түгелдер. Аннан соң, әтиеңә хыянәт иткән кебек килеп чыгар, кеше әллә ни уйлар балам, - дип эчтән генә үз үзенә сөйләнде ана.

Ходай шулай язгандырмы, Раниләнең улы белән узган ел арзанга гына матур итеп киендергән кыз белән бер сыйныфка, бер партага утыра балалар. Шунда берсен - берсе танып алалар:

- Сәлам, сатучы апа. Ничек сездә хәлләр? Киемнәрегезне алалармы? Миңа тагын бик - бик матур киемнәр калдымы, бармы әле?

- Әнидә бар да бар, күбрәк килеп йөр әниең белән. Матурлары күп, ә иң матурын мин дә сайлап бирермен, - дип елмаеп карады улы кызга. Әниләре дә елмаешып алдылар.

Менә базарга барасы көн. Балалар да бер - берсен ошатып йөри башладылар, серләр дә уртак. Инде үсеп тә киләләр... Кинәт кыз киемнәр караганда көчле яңгыр ява башлый. Кигән киемнәреннән суны чиләкләп алырлык булган, авырайган, бөтен җир калтырый, яңгыры да салкынчарак булды шул.

- Ул кыз шуннан соң байтак кәефсез йөргән кебек тоелды. Әни, аны ничек көлдерергә, миңа ни дияргә икән? - диде улы. Уйланды, бәргәләнде, нишләргә белми йөрде, аптырады малай.

Аккан сулар кебек гомер ага. 20 ел вакыт сизелми үткән. Үзенең үтә дә яралы көннәре, авырлыгы, бәхетле язмышлары белән сизелмәгәндер ул. Чөнки, кыз белән егет үзләре үк гаилә корырга, бергә яшәргә уйладылар.

- И-и, улым, бигрәк иркен, рәхәт шушы җылы урыннарда эшләүләре. Рәхмәт инде сиңа. Мине әби иткәнең өчен дә рәхмәт инде, яратканым, - дип сөйде Ранилә улын.

- Минем йөрәгемдә әле дә яши ул көн әни... Бердәнбер яраткан кешем килгән көнне суык яңгыр яуды бит, ул кайтып китте. Ул вакытта кәефсезләнгән иде ул. Мин ничек юатырга, ничек ярдәм итәргә белмәдем. Менә хәзер генә әзрәк үсә төшкәч, эшли башлагач кына бу кибетне сала алдык, әлбәттә, яхшы дусларымның ярдәме нигезендә әни. Ир - егет кеше буларак, мин сезгә, тормыш иптәшемә дә беркайчан да җил - яңгыр тидермәм, Алла боерса. Мин әти түгел! Боегырга да, сагынырга да вакытың булмас, ә яраткан эшең сату да, кешеләр белән җылы итеп сөйләшә белүең һәркемне сокландыра. Мәңге янәшәбездә бул, әни. Син безгә әле бик кирәк һәм кадерле.

Урамда сатучы булып эшләгән ананың күңеле тоз кебек эреп киткәндәй булды, үзе дә сизмәстән улының кочагына барып сыенды һәм чабып килгән оныгын күреп күтәреп алды да үпте. Бу мизгелләрдә ананың йөрәге яшьлек елларына кайтып килгәндәй булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев