Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең яшь артистлары “Авыл эте Акбайны“ сәхнәләштерде

"Авыл эте Акбай" Безнең сәнгать мәктәбе укучылары сәхнәләштергән спектакльне күрсә, мәрхүм автор Туфан Миңнуллин гадәттәгечә: "Мин уйлаганнан яхшырак булган бу", - дияр иде. Габдулла Тукай исемендәге театрның кече залында 31 май көнне узган спектакльне рәхәтләнеп карадык. 30 май көнне аны сәнгать мәктәбе укытучыларына тәкъдим иттеләр. Ә 1 июнь - Халыкара...

"Авыл эте Акбай"

Безнең сәнгать мәктәбе укучылары сәхнәләштергән спектакльне күрсә, мәрхүм автор Туфан Миңнуллин гадәттәгечә: "Мин уйлаганнан яхшырак булган бу", - дияр иде.

Габдулла Тукай исемендәге театрның кече залында 31 май көнне узган спектакльне рәхәтләнеп карадык. 30 май көнне аны сәнгать мәктәбе укытучыларына тәкъдим иттеләр. Ә 1 июнь - Халыкара балалар көнендә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар карады. Спектакльне танылган критик, "Идел-йорт" фестиваленең оештыручысы һәм координаторы, ТР һәм РФ театр җитәкчеләре берләшмәсенең әгъзасы, атказанган мәдәният эшлеклесе Камил Саттаров та тамаша кылды. Махсус нәни артистлар өчен дип әти-әниләр сәнгать мәктәбенең бер сыйныфында табын әзерләгәннәр иде, бүлмәгә укытучылар белән бергә ул да керде. Аның: "Элеккесе - "Аңгыра сарык җүләре" бик әйбәт иде, монысы тагын да яхшырак", - диюен ишеткәч, арадан берәү: "Бик зур бәя бу. Мондый матур сүзләрне бик сирәк куллана ул", - дип куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев