Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең яшь эрудитлары

Мәгариф бүлеге белән мәктәптән тыш эшләр үзәге мәктәп укучылары арасында ай саен диярлек бик күңелле бәйге - "Эрудит" уздыра. Алдан ук әйтеп узу урынлы булыр, мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Раилә Фәхретдинова һәр бәйгене сокландыргыч итеп оештыра һәм алып бара. Бу юлы 6 мәктәп командасы көч сынашты. Мәгариф бүлеге белгечләреннән...

Мәгариф бүлеге белән мәктәптән тыш эшләр үзәге мәктәп укучылары арасында ай саен диярлек бик күңелле бәйге - "Эрудит" уздыра.

Алдан ук әйтеп узу урынлы булыр, мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Раилә Фәхретдинова һәр бәйгене сокландыргыч итеп оештыра һәм алып бара. Бу юлы 6 мәктәп командасы көч сынашты. Мәгариф бүлеге белгечләреннән торган жюри җавапларны җитди бәяләде.

Укучылар кино елына багышланган, төп темасы рус, татар, чит ил кинолары тәшкил иткән сорауларга җавап эзләделәр, фрагментларын карап, музыкасын тыңлап нинди кино булуын, кинорежиссер һәм актерларны танып кемнәр икәнлеген әйттеләр.

Бәйгедә Яңа Шашы мәктәбе командасы өстен чыкты. Алмаз Хәкимуллин, Гөлчәчәк Әкбәрова, Илсаф Мөхәммәтҗанов, Рафил Хәлиуллин, Фәнил Әкбәров һәм Лилия Әхмәтҗанова составындагы команда көндәшләреннән өстен чыкты. Җитәкчеләре, мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Чулпан Корбанова да: "Барысы да осталар, тырышлар", - дип, хаклы рәвештә горурлана.

Күәм командасы алардан аз гына калышты, өченче урынны Олы Әтнә командасы яулады. Соңыннан бу өлкәдә киң эрудициягә ия тамашачы-укучыларны һәм аерым уенчыларны билгеләп, бүләкләп уздылар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев