Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Югары Көегендәге Үбәк һәм Көбәк бабайлар...

Югары һәм Түбән Көек авыллары турында язганнан соң ("Әтнә таңы", 1997 ел, 10 сентябрь, №71), яңа мәгълүматлар барлыкка килде. Казан өязе Алат юлында урнашкан Көек авылында (Югары Көек) 1716 елны 6 хуҗалыкта 11 ир-ат, 9 хатын-кыз яшәгәнлеге әйтелә. Олы Көеккә (Түбән Көек) 1619 елны нигез салынуы күрсәтелә (Татарская энциклопедия, 4...

Югары һәм Түбән Көек авыллары турында язганнан соң ("Әтнә таңы", 1997 ел, 10 сентябрь, №71), яңа мәгълүматлар барлыкка килде. Казан өязе Алат юлында урнашкан Көек авылында (Югары Көек) 1716 елны 6 хуҗалыкта 11 ир-ат, 9 хатын-кыз яшәгәнлеге әйтелә. Олы Көеккә (Түбән Көек) 1619 елны нигез салынуы күрсәтелә (Татарская энциклопедия, 4 том, 435 бит). Икенче ревизия (1748 ел) вакытында Олы Көектә 18 ир-ат яшәгән.

Югары Көектә яшәгән Хәйретдин Низамиев (1905-1982), Галимулла Абдуллин (1898-1987) һәм Салихҗан Нигъмәтҗанов (1909-1986) үз шәҗәрәләрендә Үбәк һәм Көбәк исемле кешеләрне искә алалар иде. Югары Көектә 1716 елдан бүгенге көнгә кадәр яшәүчеләр 5 шәҗәрәгә кереп бетте. Галимулла белән Хәйретдин нәселе Уразай Илмәк улы (1698-1763), ә Салихҗан нәселе Кырымбай Колморза улына (1672-1734) барып тоташты. Шәҗәрәләрдә Үбәк, Көбәк күренмәде.

Түбән Көек авылында Фаяз Сабирҗанов (1884-1979) үзенең нәселендә Үбәкәй һәм Сүбәкәйнең булуын әйтә. 1748 елда үткәрелгән икенче ревизия вакытында Фаяз нәселендә Иштирәк Ишмөхәммәт улы (т. 1700) гына күренә. Документта Үбәк, Көбәк юк.

Тарихчы Гали Рәхим Иске Өҗем авылында Нигъмәтҗан исемле кешедән шәҗәрә күчереп ала. Фәндә ул Мәмәт шәҗәрәсе буларак билгеле (М.Әхмәтҗанов. Татар шәҗәрәләре. Казан, 1995, 105 бит). Нигъмәтҗанда шәҗ әрәнең 12 буыннан торган яңартылган варианты, ә югалган тулы вариантта 16 буын була. Болгар (Биләр) шәһәреннән Бәрәзә авылына Мәмәт баба күчеп килә. Төп шәҗәрәдә Мәмәтнең бабалары хан Кирмәннән (Касыймов шәһәре) Болгарга күчеп килүе турында язылган була. Мәмәт - Багышкы - Кодаш - Мостай - Шөдәк - Уразбакты - Гайт Мәмәт - Габдулла - Бикбау - Бикчәнтәй - Галиәкбәр - Нигъмәтҗан.

Шәҗәрәдәге Шөдәк Иске Өҗемгә мулла булып килгән. Иске Өҗем зиратында Шөдәк улы Мамайга куелган кабер ташы да бар. Ташларны хәлле, бай кешеләр генә куйдыра алган. Бәзрәзәдән мулла булып килгән Шөдәк шундый хәлле кешеләр рәтендә булган...

(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев