Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең ЮХИДИе “Түгәрәк өстәл” үткәрде

4-10 май көннәрне БМО инициативасы белән Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының өченче Глобаль атналыгы уза. Аның кысаларында район ЮХИДИ оешмасы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рәшит Шаһидуллин, ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, полиция бүлегенең ветераннар советы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Тәлгать Бәйрәмов, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Миләүшә Сафина һәм мин, "Әтнә таңы" корреспонденты катнашында...

4-10 май көннәрне БМО инициативасы белән Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының өченче Глобаль атналыгы уза. Аның кысаларында район ЮХИДИ оешмасы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рәшит Шаһидуллин, ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, полиция бүлегенең ветераннар советы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Тәлгать Бәйрәмов, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Миләүшә Сафина һәм мин, "Әтнә таңы" корреспонденты катнашында "Түгәрәк өстәл" уздырды. Төп тема - якынлашучы җәйге каникуллар һәм бу уңайдан, балаларның юл хәрәкәте белән бәйле куркынычсызлыгы иде. Башта ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев кайбер саннар белән таныштырды. Агымдагы елның 4 аенда республикада 1280 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 119 кеше һәлак булган, 1576 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Шушы ук чорда райондагы 2 юл-транспорт һәлакәтендә 2 кеше төрле яралар ала. 4 айда республика юлларында балалар катнашында 135 юл һәлакәте теркәлгән. Кызганычка каршы, 4 баланы югалтканбыз, 138 бала тән җәрәхәте алган. Бу яктан, шөкер, бездә андый хәвеф-хәтәр теркәлмәгән. Шушы статистик мәгълүматлардан соң, ЮХИДИ җитәкчесе Рифат Нурмехаметов балаларның юл куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, җәйге каникулларга киткәнче мәктәпләрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә махсус җыелышлар уздырырга чакырды. Тәлгать Бәйрәмов: "Шул ук җыелышларда янгын күзәтчеллеге, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү һәм участок инспекторлары да булсын иде", - дип тулыландырды. Гомумән, "Түгәрәк өстәл"гә килүчеләрнең сораулары, тәкъдимнәре күп булды. Юл хәрәкәте куркыныч урыннарда видеорегистратор һәм өстәмә юл хәрәкәте билгеләре урнаштыруны, хәтта ЮХИДИ хезмәткәрләре штатын арттыруны да сорадылар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары әйтмешли, болар берсе дә җиңел генә уңай хәл итә торган мәсьәләләр түгел шул... ЮХИДИ хезмәткәрләре дә мәгариф бүлеге вәкиленә мөрәҗәгать итеп: "Һәр мәктәптә "ЮИД" командасы һәм "БДД почмагы" булсын иде", - дигән теләк белдерделәр. Моннан тыш, мопед, скутерда җилдерергә яратучыларга да хәзер "права" кирәклеген искә алдылар. Балаларның олы асфальт юлга чыгуы буенча да сүз булды. "Монысын ата-аналар да контрольдә тотсыннар иде", - диделәр. Кыскасы, каникуллар чорында балаларның юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә аеруча игътибар ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев