Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең үзгә икәнен белер өчен читтән карау кирәк

Нәкь менә шулай. Матурлыгы да, чынлыгы да күренә. Авылда нинди матурлык инде, менә шәһәрдә ул, диючеләр өчен язам бу юлларны. Шәһәр елкаларын, бизәлешләрен карап йөрим. Төрлечә бизәлгән. Аерым караганда кайсы да матур, Казан белән Чаллыны чагыштырганда Әлмәт шәһәренекенә җитми. Елкасы гына да түгел, шәһәре җем-җем итә. Нинди генә утлар юк,...

Нәкь менә шулай. Матурлыгы да, чынлыгы да күренә. Авылда нинди матурлык инде, менә шәһәрдә ул, диючеләр өчен язам бу юлларны. Шәһәр елкаларын, бизәлешләрен карап йөрим. Төрлечә бизәлгән. Аерым караганда кайсы да матур, Казан белән Чаллыны чагыштырганда Әлмәт шәһәренекенә җитми. Елкасы гына да түгел, шәһәре җем-җем итә. Нинди генә утлар юк, исең китәр. Нефтьчеләр яшәгәнлеге ерактан күренә. Сүз дә юк матур, тик монда Әтнәдәге гади генә, авылча бизәлеш юк. Ут астында нинди агач икәнен ара-тирә аеру да читен. Ә менә чисталыкка әлмәтләрдән өйрәнергә кирәк. Ник бер чүп аунап ятканы күренсен. Иртә-кич чүп машинасы йөри, һәр җомганы оешмалар үзләренә караган урамнарны тәртипкә китерә. Чүп аеру һәм эшкәртү станциясенең үзендә булуы да шәһәргә зур плюс. Тагын кешеләре... әлмәтлеләр ачык, ихлас, эшчән. Яңа төзелешләр, йортлар күп. Аларга соклансам да, үзебезнекеләр барыбер якын. Чиста сөйләм сагындыра...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев