Әтнәнеке - 160
Нәкъ шулай, район күмәк хуҗалыкларының тәүлеклек тулай савымы 160 тоннага җитте. Алдарак баручы Кукмарада ул - 185 тонна, Балтачта - 176,8 тонна.
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән оператив мәгълүматларга караганда, бездә ул ай башына карата - 12 тоннага һәм алдагы көнгә карата 1 тоннага артык. Шулай да иң күңелле саннарның берсе - бер сыердан тәүлеклек савым белән бәйле. Әтнәдә бер сыердан көн саен 22,5 килограмм сөт савалар. Бу республикада иң зур күрсәткеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев