Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

“Тоннель” уза – игътибарлы булыйк

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов хәбәр итүенчә, җомга көнне район юлларында "Тоннель" операциясе узачак.Операция барышында руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утыручыларга,каршы як полосага чыгучыларга,тизлекне тиешледән арттыручыларга аерым игътибар булачак. Мәсәлән, агымдагы елда каршы як полосага чыгу белән бәйле 23 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Шуның тугызында машина йөртүче...

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов хәбәр итүенчә, җомга көнне район юлларында "Тоннель" операциясе узачак.Операция барышында руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утыручыларга,каршы як полосага чыгучыларга,тизлекне тиешледән арттыручыларга аерым игътибар булачак. Мәсәлән, агымдагы елда каршы як полосага чыгу белән бәйле 23 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Шуның тугызында машина йөртүче 4 айга йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә килеп чыккан юл һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Бу хәлне булдырмауда гади халык та ярдәмгә килә ала. Тирә-юнегездә спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә машина йөртү челәрне күргән очракта , 2-15-75 телефонына шалтыратып хәбәр итә аласыз. Шул ук вакытта юлларда "Автобус" операциясе дәвам итә. Ул 26 октябрьгә кадәр барачак.Операция барышында автобусларның техник төзеклеге, документларның тәртиптә булуы, йөртүченең юл кагыйдәләре таләпләрен үтәве исәпкә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев