Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Торак пунктлар һәрвакыт күз уңында

Торак фондында янгыннар чыгуын кисәтү максатында, Россия һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак боерыгы нигезендә "Торак-2017" күзәтчелек профилактика чаралар үткәрү дәвам итә. Бу операция вакытында Яна Шашы авылында урнашкан янгынга каршы көрәшү аерымланган посты хезмәткәрләре инструктаж һәм кисәтү чаралары үткәрәләр. Агымдагы елның 5 аенда, хезмәткәрләр тарафыннан 1536 шәхси...

Торак фондында янгыннар чыгуын кисәтү максатында, Россия һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак боерыгы нигезендә "Торак-2017" күзәтчелек профилактика чаралар үткәрү дәвам итә.
Бу операция вакытында Яна Шашы авылында урнашкан янгынга каршы көрәшү аерымланган посты хезмәткәрләре инструктаж һәм кисәтү чаралары үткәрәләр. Агымдагы елның 5 аенда, хезмәткәрләр тарафыннан 1536 шәхси йортта, шул исәптән ялгыз торучылар, күп балалы гаиләләр яшәгән хуҗалык­ларда аңлату эшләре алып барылды. Күп хуҗалык­ларда чүп-чарны җыештырып түгү урынына, аны ягуны кулайрак курәләр. Йорт тирәсендә бочка белән су, түбә кыегына җитәрлек озынлыкта баскыч булырга тиеш. Гражданнарга сак булырга, төзек булмаган приборлардан файдаланмаска киңәш ителә. Электр, газ приборларының төзеклеген һәрдаим күзәтеп торырга кирәк. Автомат саклагыч кына электр линиясендә кыска ялганыш яки кирәгеннән артык көчәнеш килгәндә электр утын өзеп куя ала. Бер розеткага берничә электр җиһазын тоташтырганда чыбыкларның кирәгеннән артык җылынуына һәм ахыр чиктә кыска ялганыш китереп чыгарыр­га мөмкин. Мунча, лапас, гараж һәм башка урыннардагы лампочкаларда плафон булырга тиеш, эш беткәч, төнгә аларны электр линиясеннән, йорттан аерып кую зарури. Шулай ук тәмәке тартып йортны җылытып булмый. Йортыбызда янгын булдырмый калу бары тик үзебездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев