Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормышта батырлыкка һәрчак урын бар - "Әтнә таңы"

Тормышта батырлыкка һәрчак урын бар/ Минем дәү әбием Сафиуллина Рәйсә Сәмигулла кызы 1927 елның 19 октябрендә дөньга килә. Ләкин сабый балага әти-әни назын озак татырга туры килми. 4 яшендә ятим кала. Әбием начар гаиләдән булмый. Ул заманнарда ачлы-туклы яшәгән, ашарларына ипи, торырга урыннары булмаган кешеләр күп булган. Ирле-хатынлы гаилә торырга...

Тормышта батырлыкка һәрчак урын бар/

Минем дәү әбием Сафиуллина Рәйсә Сәмигулла кызы 1927 елның 19 октябрендә дөньга килә. Ләкин сабый балага әти-әни назын озак татырга туры килми. 4 яшендә ятим кала. Әбием начар гаиләдән булмый. Ул заманнарда ачлы-туклы яшәгән, ашарларына ипи, торырга урыннары булмаган кешеләр күп булган. Ирле-хатынлы гаилә торырга урыныбыз булыр дип, йортка кергәннәр һәм алар әбиемне үз тәрбиясенә алганнар.

12 яшеннән дәү әбием эшкә чыккан.Авыр эш дип тормаган бермә-бер эшләп барган, тик күп авырлыклар күрергә туры килгән, армиягә алганнар. Саллар агызуда, агач төпләре аттыртуда эшләгән.

Үз тормышын корып игезәк балалар тудырган. Ходай тәгалә үзенең сынавын дәвам иткән. Ике баласы да үлеп киткән. Аннан соң әбием Фирдания дөньяга килгән. Ялгыз хатынга бала үстереп тормыш алып барырга бер дә җиңел булмый. Кечкенә баланы карарга әби яллап эшкә чыга. Дәү әбиемне 5 балалы иргә димлиләр. Ул үги биш балага ана назы биреп алтынчысын үзенең кызын тәрбияли. Тормышы җиңелләрдән булмый Кияргә кием-салым, ашарга ипи җитмәгән.Тормыш авырлыкларын үзе генә белгән дәү әбием балаларын аякка бастыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев