Тормышыма путевка биргән Әтнәм
Сугыштан соңгы авыр еллар без өлкән буын кешеләренең язмышында аерым бер урын алып тора. Искә төшкән саен әле дә калтырата, гаҗиз итә. Исемдә калган хәтирәләрем белән уртаклашам. Тумышым белән Иске Шимбер авылыннан мин. 1948 елдан алып 1954 елга кадәр кошлар кебек оя таба алмый интектек. Әниемнең бер абыйсы үзе яшәгән...
Сугыштан соңгы авыр еллар без өлкән буын кешеләренең язмышында аерым бер урын алып тора. Искә төшкән саен әле дә калтырата, гаҗиз итә. Исемдә калган хәтирәләрем белән уртаклашам.
Тумышым белән Иске Шимбер авылыннан мин. 1948 елдан алып 1954 елга кадәр кошлар кебек оя таба алмый интектек. Әниемнең бер абыйсы үзе яшәгән Молотов шәһәренә чакыртып алды. Энесе исә безне озатып куйды. Бөтен тормыш челпәрәмә килде. Балалар урысча өйрәнерләр, кеше булырлар дип өметләнеп ризалаштык инде. Тик кара сакал кая барсаң да арттан калмый шул. Адәм заты кеше буласы килсә үз башы белән яшәсен икән. Туган нигезеннән вакыт җитми аерылмасын,бәхет эзләп читкә китмәсен, якыеннарыннан аерылмасын. Бәхет чит җирдә юк ул, аны чәчмиләр дә анда, үстермиләр дә. Бик каты тырышып, көч куеп та табып булмый шул аны. Читтә газиз туган илеңне, нигезеңне истән чыгара алмый саргаясың, авыруга сабышасың. Бәхет - үзеңнең өендә, үскән нигезеңдә. Бу сүзләремне ялгышлык белән адашкан кешеләргә гыйбрәт итеп язам. Җырда җырланган сүзләр минем язмышка төп - төгәл туры килеп тора. Бер әйләндем, өч әйләндем, җиде әйләндем җир шарын...
Абый галәсендә дә безне көтеп тормаганнар. Адищево дигән поселокта барактан урын бирделәр. Барак су буенда иде. Бер мәлне Кама суы ике метрга күтәрелеп, барагыбыз агып китте. Үзебез көч-хәл белән котылып калдык. Булган әйберләребезне дә алып кала алмадык. Поезд юлы буйлап урманны кисеп чистартып өскә күчендек. Станциядән бер бүлмә бирделәр. Бер булмаса булмый икән - эшли торган урыннарыбыз да агып китте. Урманнан җиләк җыеп, аны сатып көн күрдек. Яшәгән җирдә бар да урыслар, пермяклар - күңел ятмый. Авылыбызны, өебезне сагынабыз. Станцада елап утырган бер кызны яныбызга алып кайткан идек. Авылдан күрше Майкамал апа әнигә: " Рәбига җаным, бер капчык акча җый да, монда кайткач өй эшләтерсең, өең чергән", - дип язды. Әни шул акчаларны җыеп барды. Сәндерәгә менеп акча санаганын теге кыз күреп торган. Әниләр эшкә, без укырга чыгып киткәч, әнинең бер чемодан кызыл акчасын алып качкан. Кая киткәнен дә белми калдык. Әниемнең бертуган апасы Бәдәр апам: "Әйдәгез, җыеныгыз, Ходай Тәгалә безгә монда тормаска куша. Илдә чыпчык үлми, кайтыйк", - диде. Нәрсә бар - шуны җыеп кайтырга чыктык. Әнигә ул чакта - 36, апасына 38 яшь - бик матур вакытлары. Миңа 14 тулды. Авылыбызга кайттык - өйгә кертмиләр. Укытучы Усал Хөсәен гаиләсе яшәргә калган иде. Тагын 1 ел яшәсәләр өй үзләренә үк каласы булган. Әни хурлыгыннан Мари урманына эшкә чыгып китте. Без - аның артыннан килдек. 4 ел урман кистек, ботак чаптык, ботакларын яндырдык. 1950 елда урманга ут кабып, аны 4 ел буе сүндереп йөрдек. Яңа барактан бүлмә биргәннәр иде. Идән асты тулы сагызлы йомычка калган. Шунда берәүнең тәмәке уты төшеп ул да янып бетте. Шулай итеп монда да янып -пешеп эшләсәк тә бәхетне табып булмады. Бервакыт туганым Сәвия безгә килгән иде, аны авылга озата киттем. Авылга 120 километр, җәяү кайттык. Ул вакыт бернинди автобус, машина йөрми. Көннәр бик эссе, икебезгә бер тәгам ризык капмаган. Кайткач күрше Гайшә апага кереп хәл алдык.
Мин әйтәм: "Гайшә апа, Казанга китәсем килә", - дим. Нишләргә? Акчам да юк, өс башым да юк. Гайшә апа миңа Әтнәгә барырга кушты. "Ак йортта вербовщик утыра. Безнең Факизә дә язылып китте" ,- диде. Миңа шул гына кирәк тә иде. Кулымда туу турында ертык булса да таныклыгым бар иде, аны кадерләп кысып тоттым. Ашыгып чыгып китеп барганда Гайшә апа яңа гына мичтән чыккан ипине урталай бүлеп кулыма тоттырды. Ипинең яртысын Сәвиягә тоттырып, Әтнәгә чыгып киттем. Анда тагын 12 километр барасы. Сәвия тегермәнгә кадәр озата барды, елый - елый кулын селтәп калды. Аның " Хуш апаем!" дип , әнисеннән аерылган баладай күз яшьләрен сөртеп басып торуы әле дә күз алдымда.
Тау башында урнашкан Ак йортка көч - хәл белән барып егылдым. Калган ипине ашагач бераз хәл кергәндәй булды. Вербовщик абый, фамилиясе Сабирҗанов иде бугай, 6 айга паспорт ясап бирде. 150 сум подъемный акча биреп хыялланган Казаныма озатып җибәрде. Килеп җитү белән без 16 кызны баракның бер бүлмәсенә урнаштырдылар. Ул сөенгәнлекләрем. Шул шатлыктан әниемә хат язып салдым. Ял көне алырга кайтачагымны да әйттем. Әниемне икенче общежитиега пропискага керттек. Штукатур -маляр булып эшли башлады. Бер ай дигәндә үзебезгә 12 квадрат метрлы бүлмә бирделәр. И, куанышабыз, үз оябыз булды ич, диеп. Кошлар кебек 6 ел үз оябыз булмый, тинтерәп йөрдек бит. Туганнарымны эзләтә башладым. Озак та үтми насыйбымны да очраттым. Тик уңышлы булмады, бер ай да яши алмадык. Ирем төрмәгә эләкте. Мин буйга узып калдым. Әнием әй сөенде инде, " Кызым, югалта күрмә, бәлки ир бала булыр, безгә ярдәмче булыр",- диде. Артыгы белән шатландык ахыры...
Әнигә райисполкомнан өй салырга җир дә бирделәр. Югалткан кешеләремнең берсе - кадерле әбием, әниемнең әнисе Хөсниҗамал турында хәбәр алдык. Ул яшәгән Молотов шәһәре Пермь дип үзгәртелгән. Хәбәр биргән абыйларга киттек. Әби юк - үлгән. Ә без аны үзебезгә алып кайтабыз дип ниятләгән идек. Әбисез кайттык. Каберен күрдек- елый- елый әби белән сәләмләшеп, саубуллашып кайттык. Икенче көнне Сәвиядән хат алдым. " апай җаным, әни бик авыр хәлдә, Сезне сагына, сезне көтә", - дигән. Мин берәүне дә тыңламыйча юлга кузгалырга булдым. Күңелем белән " Барам булгач барам" , - дип уйлыйм. Барактан әбиләр "Кулда акчагыз юк, балаң да 4 айлык кына бит", - диләр. Ир бала булып туды ул. Донбасска кадәр барырга кирәк. Шунда бер кунак ханым: " Җанашларым! Бик якын кешегез булса, барыгыз! Менә кулымда 200 сум акчам бар, мәгез, хәзер үк алыгыз. Хаҗга барганнан итеп Аллаһ тәгалә сезне яклап, булышлык итеп, күреп тә кайтырсыз", - диде. Бу сүзләр күңелемне күтәреп җибәрде, мин канатландым - аны кысып - кысып кочаклап алдым. Сөенечтән әнинең сандыгындагы барлык әйберләрне коймага бәйләгән бауга чыгарып җилләтергә элеп куйдык. Иңемә бер тапкыр да киеп карамаган өч күлмәгемне дә койма башында онытып киткәнбез. Үзебез "Кинопленка"га киттек. Бервакыт эш белән баланы да онытканбыз. Ими дә сорамый, еламый да. Исемә төшеп карасам, бала юк. Ике сәгатьләп эзләгәнбездер. Бәрәңге утырткан идек. Август ае, бәрәңге сабаклары озын, куе. Берзаман бер сабакны тартып җибәрсәм, балам йөзтүбән ята. Авыз - борынына балчык тулган. Бала сулый алмый, тагын бер биш минуттан үләсе икән. Яшисе гомере калган булгандыр инде, Алланың рәхмәте. Кире " Кинопленкага" җәяүләп кайттык. Кап-караңгы, төнге 11 ләр җитте. Өй артына сандык әйберләрен җыярга чыксак, бернәрсә калмаган, бер хатын- кыз оегы гына эленеп тора. Үз кулыбыз белән биргән кебек булдык. Җыламадым да, җәлләмәдем дә. Насыйп булмагандыр инде. Әле тагын нәрсәләр күрәсе бардыр, бер Аллаһ тәгаләм генә белә.
Аллаһыма тапшырып, ниятләп вокзалга Донбасска дип чыгып киттек. Алып кайтырга, урыныбыз бар, нигә әле бергә яшәмәскә. Билетка дип вокзал кассасына керсәк, билет юк. "Детский" вагон да юк. Кулда телеграмма да юк, бары бала гына. Ярый әле тел бар бу дөньяда. Ничек кенә булмасын барырга карар кылдык. Шунда бәрәңге бакчасында еламаган бала кычкырып елап җибәрмәсенме. Общий вагонга көчкә билет алдык. Бала елагач, алданрак керергә кирәк булыр дип, вагон ишегенә таба киттек. Кеше өстенә кеше менә, кондуктор халыкны этеп җибәргән иде, әздән генә поезд астына егылмадым. Көч хәл белән вагон эченә кердек - урын юк, берәү дә урын бирергә дә ашыкмый. Кондуктор кергәч җайлап җибәрде тагын. Бала булгач имезергә дә кирәк, чүпрәген дә алыштырасы бар. Бер ир кеше жалоба китабы тотып утыра. Мин баланы әнигә бирдем дә, киттем тегенең янына. Көтеп тордым. " Сез яздыгызмы?" - дим. "Яздым, әле укыйм", - ди. Карап бетергәнен 15 минутлап көтеп тордым. Кулыма алып карый башлаган идем, кондуктор килеп җиткән. "Нишлисез?" - ди. - Менә бик матур каршы алдыгыз, урыннар бирдегез ич, мактап язмакчы идем, - дим. Бер 10 минуттан килеп җиткән бу, " Сезгә монда уңайсыз бала белән, әйдәгез минем бүлмәгә", - ди. Анда бөтен нәрсә бар, чәйләр ясап бирә, карбыз, алма, бала да рәхәттә ята. Әнидә ятып ял итеп бара. Шулай өч көн буе кунак булып бардык. Кулыма ручка тотып бернәрсә дә язганым булмаса да, кондукторга рәхмәт сүзләре язып калдырдым шул....
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев