Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Тракторчы булып эшләдем” – (тулы варианты)

Иңнәрендә ил йөге "Тракторчы булып эшләдем" Ары авылында яшәп, 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Гөлбикә Әхмәтҗан кызы Фарсина әнә шулай ди. "Бик яратып эшләдем, бер минут тик тора белмәдем, 71 яшемдә дә хуҗалык бәрәңгесен алырга чыктым", дип шаккатыра. Сүрия МИНГАТИНА Туктый да сүз уңаенда "100 яшем белән котларга бер генә...

Иңнәрендә ил йөге

"Тракторчы булып эшләдем"

Ары авылында яшәп, 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Гөлбикә Әхмәтҗан кызы Фарсина әнә шулай ди. "Бик яратып эшләдем, бер минут тик тора белмәдем, 71 яшемдә дә хуҗалык бәрәңгесен алырга чыктым", дип шаккатыра.

Сүрия МИНГАТИНА

Туктый да сүз уңаенда "100 яшем белән котларга бер генә тапкыр килерсез инде, ике мәртәбә котлау сезгә дә җиңел түгел, миңа да...", - дип шаяртып ала. 22 гыйнварда Күлле Киме авылында дөньяга килә ул. Әнисе - Сәхипҗамал, әтисе - Әхмәтҗан. "Өч бала булып үстек, беребез малай иде. Үлеп беттеләр, берүзем калдым", - ди. Ә 22 нче апрельдәге туган көнен паспорт алыштырганда "бүләк итәләр". "Ялгыш язганнар, шуннан бирле ике туган көн белән кеше башын бутап яшим. Гыйнвар аенда да зурлап, бүләкләр күтәреп килеп котладылар шулай. Инде менә тагын зурлап килгәнсез...", - дип каршы алды үз аягында йөргән, камил акыллы әбекәй.

"Бу юлы Владимир Путинның котлавын, районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимовның котлауларын алып килдек, әбекәй. Тагын бер шатландырыйк дидек..." - дип, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наил Сибагатов юбилярны котлап, бүләкләрне тапшырды. Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев тә ихлас теләкләрен җиткерде. Гөлбикә апаның хезмәттәше Гарәфи абый Әхмәтҗанов та килгән иде котларга. Сөйләшеп сүзләре бетмәде, без дә кушылгач, тугәрәк өстәл артындагы әңгәмә байтак дәвам итте.

- 7 класс тәмамлагач, колхозда эшкә йөри башладым. Беркөн Мөнирә апа килде дә:"Лесхозда дүрт айлык тракторчылар курсы ачалар, укымыйсыңмы?", - дип сорады. Нинди укымаган, барам, дидем. Дүрт ай укыттылар, минем кебек кызлар җитәрлек, укып та бетердек, беренче чәчүгә кертеп тә җибәрделәр. Киттем мин "У -2" белән. "Универсал" тракторын шулай атап йөрттек. Ул трактор озак еллар Әтнәнең гаражы янында һәйкәл кебек торды. Кече Әтнәнең Бибинур да, Күәмнән Хәдичә белән Нәүбәхәр дә, без барыбыз да әнә шул "У-2" ны иярләдек. Бер-беребезне аңладык, яраттык, беренче чәчүемне мин "Мактау тактасы"нда да төгәлләдем. Өч ел эшләгәч, "СТЗ"га утырттылар. Ул чакта тракторлар да, тракторчылар да аз булгандыр, үзебезнең җирләрне эшләп бетергәч, күрше авыл җирләрен эшләргә җибәрәләр иде безне. Бактачы басуында абый белән эшләгәндә ишеттем сугыш башлану хәбәрен. Ул ремонт вакытлары онытылырлык булмады, иртән бер чиләк бәрәңге тартып чыгып китәм, төнлә 11дә кайтып егылам. Берүзем ремонтлыйм. Трактор керосин белән эшли, ул керосинны хатын-кызлар чиләк-көянтә тагып Арчадан алып кайталар . Трактор туктап торган арада колхоз эшенә чыга идем. Эшне бик яраттым мин, картайган көнемдә дә эшләп йөрдем әле", - ди Гөлбикә әби.

"Аның белән алмаш булып эшләдек без, мин туктагач тракторны Гөлбикәгә бирәм, бергәләп карап алабыз. Токарь станогында кара каршы эшләдек, аның авырлыклары. Башта кул белән, аннан атка көйләделәр, пироват әйләндердек. Хәл бетә, Рауза ападан "Бер сынык кына ипи бир, бер дә хәл юк", дип сорап алабыз, ул әйбәт иде, биргәләде. Шул ипине малайларга биреп тә әйләндерттек. Чәчү вакытында өйгә кайтмыйча эшлибез, без яшьләр, "Кайткач кич чыгасыз да йоклап каласыз", дип, вагонда гына йоклаталар. Заманасы авыр булса да, дәрте бар иде аның. Трактор бригадиры булган Сабира апа усал иде бик. Хәким абый, механик, тракторларны килеп карый, кайчак аны эзләп Күәмгә үк барабыз. Аякта чабата, ул юешләнеп бетә... Без күргәннәр, без төзегәннәр, бөтенесе юкка чыгып бетте", - дип уфтана Гарәфи абый Әхмәтҗанов. "Онытылды без эшләгәннәр..", - дип үпкәлисе дә килә.

Ире Галимҗан белән дә әнә шул кайтмый эшләгәндә таныша Гөлбикә. "Ашап эчкәч, мин савыт-саба юам. Галимҗан "Моны ничек үземә каратасы.." дип карап тора икән. Мин 80 кг ул чакта. Галимҗан бригадада эшли. Танышалар, гаилә коралар. "Җиде бала таптым, бишесе исән, бер кызым, бер улым үлде. Галимҗан ашлама белән эшләгәндә агуланып, биш ел урын өстендә ятты, аны бактым", - дип хатирәләр яңарта. Сугыш бетү хәбәрен Столбищеда ишетә Гөлбикә апа. "Комбайнга укырга җибәргәннәр иде. карыйбыз юлдан шулкадәр күп халык кайта. Аптырадык. "Сугыш беткән", - диделәр. Ике көн ял бирделәр..."- монысы иң татлы хатирә иде булса кирәк. Гөлбикә апа тын калды.

Үзйөрешле "Сталинең-6" прицеплы комбайнны тракторга тагып эшли алар. "Ары басуында эшли алмадык, комлык булгач, батты..", - ди. Сокланып карап торам, әбекәй тарих сүтә. Ә минем күз алдымда - трактор. "Читен булмадымы, курыкмадыңмы, Гөлбикә апа?", - дип сорыйм.

"Юк, алай куркасы бар дип белмәдем. Сугыштан соң бер хисапчы егет килде безгә эшкә. Мин трактор белән килеп туктадым да, төшеп кереп киттем. . Бу егет туктап карап калды."Ат йөрәкләре бар икән бу апада", - дип сөйли икән. Заманы шундый иде, ат йөрәкле булырга туры килде. Җигелеп эшләдек.

Хәзер аяк-куллар сызлый инде, күземә ике операция ясаттым. Бик шөкер, зарланып әйтү түгел... Улым Габделнур белән яшим. Һәркайсыгызга рәхмәт, мине искә алалар икән әле, бик рәхмәт җитәкчеләргә дә, исән сау эшләсеннәр...",- дип үзе чыгып озатып калды безне Гөлбикә әбекәй.

"Сөбханалла... Яши күрсен. 100 яшен дә күрергә насыйп булсын", - дип теләдек. Үзе дә:"Әле бик ашыкмыйм, аннан кайткан кеше юк бит...", - дип елмаеп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев