Авария иртән Казан-Ульян автоюлында теркәлә.
Чувашиядә яшәүче 36 яшьлек Hyundai йөртүче ханым алда барган автомобильне узып, каршы якка чыга. Нәтиҗәдә, каршыдан килүче Renault белән бәрелешә. Hyundai пассажиры урында ук һәлак була. Ә ике автомобильнең йөртүчеләрен больницага илтәләр.
Чыганак: Prokazan.ru
Нет комментариев