Төркиядә туристлар автобусы белән булган һәлакәттә 23 кешенең гомере өзелгән
Беренчел мәгълүматлар буенча, Һәлак булучылар арасында чит ил кешеләре юк.
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Төркиянең Мармарис - Мугла таулы юл трассасында туристлар белән микроавтобус һәлакәткә очраган. Мугла провинциясе губернаторы Имер Чичек китергән соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗигадә 23 кеше һәлак булган, 11 кеше авыр җәрәхәтләр алган, дип хәбәр итә РИА Новости.
Беренчел версия буена, автобус йөртүчесе куркыныч борылышта идарәне югалткан һәм машина әйләнгән, дип фаразлана.
Алдарак 17 кешенең гомере өзелгәнлеге хакында хәбәр ителгән иде, әмма берничә зыян күргән кеше госпитальгә бару юлында һәлак булган. Автобус йөртүчесе дә шулай ук вафат булган, дип хәбәр итә РБК.
Һәлак булучылар арасында чит ил кешеләре юк. Мугла провинциясе губернаторы сүзләренчә, автобуста җирле туристлар, нигездә балалар һәм хатын-кызлар булган. Шулай да Россиянең Антальядагы Генераль консуллыгы автобуста россиялеләр булу-булмау ихтималын тикшерә.
Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/online.html?search=tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев