Татарстанда коррупциягә каршы чаралар күрелә: һәр кеше, һәр вазифаи зат диярлек энә күзеннән үткәрелеп, тиешле органнар тарафыннан тикшерелә. Максат - коррупция белән бәйле җинаятьләрне булдырмау.
Татарстан Президенты каршындагы Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәнең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов сүзләренчә, төбәктә вазифаи җинаятьләр арткан. 2016 елда Татарстанда 925 вазифаи җинаять кылынган. 2015 елда әлеге күрсәткеч 9 процентка азрак булган. Коррупция белән бәйле җинаять кылу нәтиҗәсендә 323 кешенең эше судка тапшырылган. Аларның 89ы - муниципаль, 46сы - федераль хакимият органнарында, 30ы республика министрлыклары һәм ведомстволарында хезмәт куйган. 144 кеше исә ришвәт биргән өчен җаваплылыкка тартылган.
Белгеч билгеләп үткәнчә, авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан хокук бозуларның саны артуы күзәтелә. Хәтта кайбер районнарда җирле үзидарә башлыклары тарафыннан кылынган хокук бозуларның 3 ел рәттән кабатлануна бәйле очраклар да бар.
Вазифаи җинаять кылган өчен, иң күп һәм иң аз җаваплылыкка тартылган муниципаль районнар да мәгълүм булды. Татарстанның социаль-икътисади мониторинг комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Семенова сүзләренчә, муниципаль хакимият һәм учреждение хезмәткәрләре арасында җинаять җаваплылыгына тартылучылар исемлегенең беренче баскычын Әлмәт һәм Балык Бистәсе районнары (6шар кеше) били. Тукай районында - 5, Биектау һәм Югары Осланда - 4әр, Әгерҗе, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Минзәлә, Нурлат, Питрәч, Чистай районнарында - 3әр, Менделеевск, Түбән Кама, Кама Тамагы районнарында - 2шәр, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Чүпрәле, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Яңа Чишмә, Сарман, Тәтеш, Чирмешән һәм Ютазыда берәр кеше җаваплылыкка тартылган.
Сүз уңаеннан, соңгы 3 елдагы тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Әлмәт, Минзәлә, Бөгелмә һәм Буа районнарында "Муниципаль хезмәткәр турында"гы законны бозу очраклары 50 тапкырдан да артып киткән.
Татарстанда 2005 елдан - халыктан коррупция күренешләренә кагылышлы сораштыру, 2011 елдан коррупциягә каршы мониторинг үткәрелә.
Татарстанда дәүләт хакимияте органнарының коррупциягә каршы тору эшчәнлеген 2016 елда халык түбәндәгечә бәяләгән:
Уңай - 38,8 %
Уңай дияргә була - 50,5 %
Тискәре дияргә була - 8,6 %
Тискәре - 1,6 %
Җавап бирергә кыенсынам - 0,4 %
Мониторинг нәтиҗәләре буенча, муниципаль берәмлек башлыгына ышаныч белдерү буенча уртача балл:
2012 ел - 3,9 балл
2013 ел - 4 балл
2014 ел - 4,2 балл
2015 ел - 4,3 балл
2016 ел - 4,2 балл
Халык 2016 елда 4 баллдан түбәнрәк бәяләгән районнар һәм шәһәрләр - Әлмәт, Нурлат, Югары Ослан, Түбән Кама, Бөгелмә, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Аксубай, Биектау, Казан, Чаллы.
Нет комментариев