Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә берәүдә ачык тип туберкулез ачыкланган

Әлеге авырту турында гел ишетәбез, чөнки куркыныч икәнен әйтеп флюорографиягә төшертәләр. Үпкә белән бәйләнгәнен һәм йогышлы икәнен дә беләбез. Әлегә кадәр туберкулез чире безнең районда булмагач, ишеттек тә оныттык. Ә менә агымдагы елның гыйнвар аенда бер кешенең үпкәсендә ачык тип туберкулезы теркәлде. Борчыла башладык. Ничек иярә ул, каян ничек килеп...

Әлеге авырту турында гел ишетәбез, чөнки куркыныч икәнен әйтеп флюорографиягә төшертәләр. Үпкә белән бәйләнгәнен һәм йогышлы икәнен дә беләбез. Әлегә кадәр туберкулез чире безнең районда булмагач, ишеттек тә оныттык. Ә менә агымдагы елның гыйнвар аенда бер кешенең үпкәсендә ачык тип туберкулезы теркәлде.
Борчыла башладык. Ничек иярә ул, каян ничек килеп чыга, ничек белеп була? Сораулар күп. Менә шул сорауларга җавап табар өчен эпидемиолог Азат Гыймадиев белән сөйләшәбез.
- Туберкулез (латинча "төер") - кеше һәм хайваннар арасында киң таралган йогышлы авы­ру. Бу авыруны Кох таяк­чыклары кебек микро­бактерияләр китереп чы­гара. Чир иң беренче чиратта үпкәне зарарлый. Башка әгъзаларга аның зыяны азрак тия. Туберкулез - авырган кеше сөйләшкәндә, йөткергәндә һәм төчкергәндә күчә. Авырту йокканнан соң симптомсыз үтеп, яшерен инфекциянең беренче актив формасы башлана. Үпкә туберкулезы билгеләре - озак какырыклы йөткерү, кай­чак канлы какырык, соңгы стадиясендә бизгәк башлана, хәлсезлек, төнлә тирләү һәм ябыгу күзәтелә.
- Туберкулез белән гадәттә кемнәр чирли һәм ничек белеп була?
- Бүгенге көндә бу чир белән 18 яшьтән 40 яшькә кадәр кешеләр ешрак чирли. Ел саен бу авырудан 3 миллион кешенең гомере өзелә һәм 40 миллион кеше исәпкә алына. Көнкүреш шартлары түбән илләрдә бу авыру киң таралган. Эшсезлек, хәерчелек, авыр хезмәт һ.б. туберкулез таралуның төп шарты булып тора. Илебездәге социаль-экономик үзгә­решләр үпкә авыртуының артуына да китерде. Авыртуның бер кешедән икенче кешегә йога торган чир икәнен күптән белгәннәр, ләкин аның нинди юл белән йогуы бик озак билгеле булмый. 1882 елда немец галиме Роберт Кох туберкулез авыруын тудыручы мик­робларны микроскоп аша күрә. Бу ул заман өчен иң зур ачышларның берсе була. Микроскоптан караганда таякчык рәвешендә озынча булганга микробларны туберкулез таякчыклары дип атаганнар. Хәзерге медицина бу авыртуны тулысынча дәвалый ала, әмма бу чирне башлангыч чорда белүнең әһәмияте зур. Ә белү өчен флюорография үтәргә кирәк. Бу чара, бер яктан, авыртуны башлангыч чорында ук ачык­ларга мөмкинлек бирсә, икенче яктан аның ярдәмендә башка төрле авыртуларны да белергә мөмкин. Мәсәлән, үпкә ялкынсынуы, үпкә яман шеше, кис­та, яман булмаган шеш­ләр һ.б. Райо­ныбызда ел саен тикшеренеп торалар, 2016 елда районда 7415 кеше флюорография үтте. Чир табылмады. Ә 2017 елның гыйнвар аенда бер кешедә ачык тип туберкулезы теркәлде. Быел план буенча 7300 кеше флюорография үтәргә тиешле. Һәм аны үтәргә кирәк, чөнки ул беренче профилактика чарасы. Тагын инфекциянең бармы-юкмы икәнлеген Манту реакциясе буенча да белеп була. Бу ысулны гадәттә мәктәпләрдә, яшьләр укыган башка коллективларда киң кулланалар. Һәм шуның нәтиҗәсенә карап БЦЖ­ дип аталган прививкалар эшләнә. Беренче мәртәбә бу прививка бала тугач ук бала табу йортында ясала.
- Әлеге чирне тудыру­чы бактерияләрне ничек зарарсызландырып була?
Микробактерияләрнең 74 төре билгеле. Дәвалау өчен төрле дарулар куллану нәтиҗәсендә туберкулез бактерияләре дә үзгәрешләр кичерә. Микробның озынлыгы, юанлыгы һәм формасы шактый үзгәргән. Гадәттә Кох таякчык­лары тамчы дугаланып, парлашып торалар, икегә бүленеп үрчиләр. Кайбер үзенчәлекләре белән дә башка микроб­лардан бик нык аерыла. Мәсәлән, алар салкынга чыдамлы. Хәтта - 10 градуста да озак үлмиләр. Организм­нан читтә мик­роб үрчеми, ләкин озак вакытлар тереклеген саклый. Караңгы һәм юеш (дымлы) торакларда ул озак сак­лана. Урам тузанында ике атнадан артык яши. Кайнатканда һәм туры кояш нурлары тәэсирендә микроб тиз һәлак була. Кайбер химик эретмәләр туберкулез таякчыкларын үтерә, шуңа күрә дә 5 процентлы хлорамин эретмәсе какырыкны зарарсызлау - дизенфекцияләү өчен кулланыла. Туберкулез кешеләргә генә түгел, хайваннарга да йога. Йорт хайваннары арасында сыер, дуңгыз, йорт куяннары, мәче авырый. Ат һәм эт туберкулезга бирешми. Тавык һәм попугайлар да туберкулезга тиз бире­шүчән.
- Таралу юлларына килсәк...
Кеше йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә микроб төкерек белән һавага чыга һәм шул һаваны сулаучы сәламәт кешенең тын юлларына үтеп керергә мөмкин. Микроблары, авыру кешедән таза кешегә күп очракта (85-95 %) тын юллары аша йога. Туберкулезның ачык формасы белән авыручы кеше микробларны тирә-якка күп­ләп тарата. Авыру белән сәламәт кеше бер-берсеннән 1-2 метр ераклыкта торып сөйләшергә тиеш. Калган очракта бактерияләр азык аша да керергә мөм­кин. Башкача да була. Мәсәлән, авыру кеше какырыгын идәнгә я җиргә төкерсә, ул кибә, тузан белән бергә һавага күтәрелеп әйбергә, диварга, мебельгә кунып, шушы тузанлы-микроб­лы һаваны сәламәт кеше суласа - аның авыру ихтималы арта. Менә шуңа күрә гаиләдә шәхси гигие­на тәртипләрен сак­лау бик мөһим.
- Авыручы белән оч­рашып та чирләмичә калып буламы?
- Була. Моның сәбәбе - организмның каршы торучанлыгы, ягъни иммунитеты көчле булу. Теге яки бу сәбәпләр аркасында организм көчсезләнә икән, бу очракта тын юлына эләккән туберкулез таякчыклары үрчи башлый һәм үпкәдә ялкын­сыну башлана. Кайбер очракта ул җиңелчә генә узып, авыр­ган кеше аны сизми дә калырга мөмкин. Икенче берәүдә бу ялкынсыну үпкәнең күп өлешенә тарала. Бу аерма микробның никадәр микъдарда эләгүенә карамый, ә күпчелек очракта кешенең нинди шартларда яшәвенә һәм организм­ның ни дәрәҗәдә көчле булуына да бәйле.
Сорауларыгыз туса, табиб - Азат Гыймадиевка мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев