Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Туган туфрак” кабат сәхнәгә менә

Әтнә дәүләт драма театры 100нче сезонын ачарга әзерләнә. Урамда алтын көз хөкем сөрә. Бар җиһанда төсләр балкышы. Кыш хакименә аяк басканчы, табигать Ана кабат адәм баласын иркәли - көзге муллык, матурлык бе­лән күңелебезне баета. Шуңадамы, әлеге ел фасылында театрларның се­зоннары ачылу да юкка гына түгелдер, күрәмсең. Районыбызның го­рур­лы­гы булган Әтнә...

Әтнә дәүләт драма театры 100нче сезонын ачарга әзерләнә.

Урамда алтын көз хөкем сөрә. Бар җиһанда төсләр балкышы. Кыш хакименә аяк басканчы, табигать Ана кабат адәм баласын иркәли - көзге муллык, матурлык бе­лән күңелебезне баета. Шуңадамы, әлеге ел фасылында театрларның се­зоннары ачылу да юкка гына түгелдер, күрәмсең. Районыбызның го­рур­лы­гы булган Әтнә дәү­ләт драма театры да яңа сезонын ачарга әзерләнә. Бүгенге көндә яңа спектакль­гә репетиция­ләр бара.
Кем ничектер, мин үзем театрыбызның һәр яңа спектаклен түземсез­лек белән көтеп алам. Хәер, күбебез шулайдыр дип уйлыйм, чөнки без «Мәрдән театры»н карап, шуның тәрбиясен алган тамашачылар.
Бу юлы да театрыбызның әйдәп баручы артис­ты Марат абый Хәбибуллин белән сөйләшкәннән соң, инде тизрәк 20-21 октябрь көннәрен җиткерәсе килә башлады. Театр яңа сезонны Сәет Шәкүровның "Туган туф­рак" спектакльле белән ача. Ни өчен "Туган туфрак"? Ә монысы үзе бер тарих.
Театрның директоры Ленур Зәйнуллин:
- Быелгы сезонны 20 октябрьдә ачабыз. Әзерлек бара - декорацияләр эшләнә, киемнәр тегелә. Сәет Шәкүровның "Туган туфрак" спектакле Әтнә халык театры тарафыннан 1972 елда куелган. Пьеса 1969 елда язылган. Шуны да әйтәсе килә, быел Сәет Шәкүровның тууына да 100 ел тула. Төп рольләрдә - театр тамашачысына таныш артисткабыз Гүзәл Гаффарова (Галина), ә Арыслан ролендә - Айдар Вәлиев. Тагын бер яңалык, спектакль­дән соң 99нчы сезонга йомгак ясап, 9 номинация буенча артистларыбызны бүләкләячәкбез. "Иң яхшы хатын-кыз роле", "Иң яхшы ир-ат роле", "Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле", "Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле", "Эпизодик роль", "Дебют", "Тамашачы мәхәббәте" һәм дә "Иң яшь артист" номинацияләре буенча бүләкләүләр була.
Марат Хәбибуллин:
- Әлеге спектакльне сайлап алу - һәр яктан да тарихи. "Туган туфрак" Гомәр ага Мәрдәнов белән Марсель ага Сәлимҗанов арасына дуслык күпере сала - нәкь шушы спектакль Марсель Хәкимовичның Әтнәгә кайтып "шомарткан" беренче әсә­ре. Шулай ук коллек­тив әлеге спектакль бе­лән икенче тапкыр Бөтенсоюз халык театрлары фестивалендә катнашып, лауреат була. Әтнә халык театрының Татарстан телевидениесендә турыдан-туры эфирда күрсәткән беренче спектакле дә әле ул.
Безнең театрның тагын бер бурычы - Гомәр аганың иң уңышлы спек­такльләрен кабат сәхнәгә чыгару. "Күк капусы ачылса", "Ике килен килендәш", "Миңлекамал", "Гүзәлем Әсәл" спек­такльләрен тамаша­чы яратып кабул итте. "Миң­лекамал"ны сәхнә­ләштергән вакытта танылган театр тәнкыйть­чесе Нияз Игъламов: "Моның белән Казанга килә күрмәгез, "совок" бу", - дигән иде. "Миңлекамал" спектаклен ул вакытта 18-19 яшьлек кызларга кадәр елый-­елый карады. Казанда да куйдык. Аллага шөкер, тулы залларда. "Туган туфрак" спектаклен дә тамашачы кабул итәр дип уйлыйм. Спектакльдә хәзерге вакытта бик актуаль булган мәсьәләләр күтәрелә - милләтара аралашу, милләтара дуслык ачык чагыла. Татар егете белән украин кызы арасындагы мәхәббәт­кә берни дә киртә була ал­мый. Ул елларда тормыш­лар авыр, катлаулы булса да, кешеләр арасын­дагы мөнәсәбәтләр үзара саф, эчкерсез булган. Байлык белән ма­саю булмаган. Шуңа кү­рә дә шушы әсәргә тотындык.
Тамашачыга менә шундый уйландыра торган спектакльләр кирәк. Театр­дан чыкканда тама­шачы яктырып, уйланып чыгарга тиеш. Игътибар итәсездер, хәзерге ва­кытта телевидениедә дә элеккеге патрио­тик тәр­­бияви фильм­нар кабат күрсәтелә башлады. Хә­зерге вакытта халык кү­ңеленә үтеп керерлек фильм, спектакльләрне ка­бат торгызуга басым ясала.
Шуны әйтәсем килә, 100 еллык тарихы булган «Мәрдән театры»н саклау миңа күпкә кадерлерәк. "Туган туфрак" спектак­лен кабат сәхнәгә чыгару ул - Гомәр абый алдында, Әтнә тамашачысы ал­дында башыбызны июебез.

Илфат Шәрифуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев