Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган яктан кайткач күңелем хис белән тулды - "Әтнә таңы"

Туган яктан кайткач... Иҗатка күңелем әрнегәнгә, телебезнең бетүенә, чит мохиттә/ ул вакытта мин Удмуртиядә яшәдем/ эреп- югалуына тирән борчылып, кереп киттем. Шигырьләрем һәм язмаларым, татар теле укытучысы буларак башкарган эшчәнлегем дә- милләтебезне, телебезне саклауга, яклауга юнәлтелгән иде. Әтнә районының Иске Өҗем мәктәбенә укучылар белән очрашуга чакырдылар. Үзем кайчандыр ерак балачакта...

Туган яктан кайткач...

Иҗатка күңелем әрнегәнгә, телебезнең бетүенә, чит мохиттә/ ул вакытта мин Удмуртиядә яшәдем/ эреп- югалуына тирән борчылып, кереп киттем. Шигырьләрем һәм язмаларым, татар теле укытучысы буларак башкарган эшчәнлегем дә- милләтебезне, телебезне саклауга, яклауга юнәлтелгән иде.

Әтнә районының Иске Өҗем мәктәбенә укучылар белән очрашуга чакырдылар. Үзем кайчандыр ерак балачакта укыган мәктәп булгангамы, мин мәктәпкә аеруча дулкынланып кайттым, анда алган җылы тәэсирләремнән әле дә булса аерыла алмыйча йөрим...

Мәктәп бик матур, зур, заманча җиһазландырылган, яңа технологияләр кулланып, зур таләпләр куеп эшләүче мәктәп икән. Ә укучылар- болар инде кайчандыр мин татар теленә өйрәткән Удмуртиядәге татар балалары түгел, болар - Әтнә төбәгенең телне белгән, телне сөйгән яшь кешеләре. Мәктәп директоры Хисмәтуллин Рәшит Мәхмүт улы , укытучылар коллективы яш буынга төпле белем бирүдә бар тырышлыкларын куеп, иҗади эшлиләр, төрле чараларда, конкурсларда катнашып, яңа үрләр яулыйлар.

Үзем тере шаһиты булган бу матур чараның исеме генә дә күпне сөйли- "Җан җылымны сезгә бирәм" / сценарий авторы мәктәп китапханәчесе Габдрахманова Нәзирә Шамил кызы/. Нәзирә ханым һәм укытучылар минем өч җыентыгыма / "Күңел дәрьям дулкын- дулкын", "Без - Можга татарлары", " Шәп абый булам" / кергән шигырьләрне укучылар авызыннан сөйләтеп, искиткеч җылы, сокландыргыч тирән эчтәлекле әдәби- музыкаль кичә оештырганнар. Дистәләгән бала туган як, туган тел, әти-әни, туганнар, дуслык турында шигырьләр сөйләп, горурлык, милләтпәрвәрлек хисләрен баетып, шигъриятнең илаһи дулкыннарында йөзеп йөрделәр. Милли киемнәр кигән Ибраһимова Әдилә һәм Әскәров Азат , сәнгатьле сөйләп, кичәне бик матур алып бардылар. Вахитова Зифа татар кызы биюен башкарды, Ралинә һәм Инзилә , Ильяс матур итеп җырладылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле укытучысы Гайнуллина Алия Йосыф кызы укучыларны минем китапларым һәм бер өзек- Мокшы авылының мәчете тарихы белән таныштырды.

Әйткәнемчә, кичә миңа бик ошады һәм Иске Өҗем мәктәбе коллективына зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Киләчәктә дә мондый очрашулар булсын иде дигән теләктә калам. Әйе, безнең заман белән хәзерге заман шартларын чагыштырсаң, аермалар- җир белән күк арасы. Без җәяүләп йөргән асфальтсыз юлларга асфальт җәелгән, тыз да быз машиналар йөреп тора, укучылар мәктәпкә үз автобусларында киләләр. Әмма авыллардә балалар саны аз, шунлыктан мәктәпләр , балалар бакчалары ябыла, клублар бикләнә, ялгыз, кешесез өйләр күбәя. Авылда эш булмаганлыктан, яшьләр авылдан китә, авыл бетә, сүнә. Нәтиҗәсе- күз алдында, күрергә генә кирәк. Ә мондый аяныч нәтиҗә булмасын өчен ни эшләргә кирәк ? Кемнәр? Кайчан? Ничек? Авыл яшәргә тиеш бит, дип , чаң сугасым килә...

Без - авыл балалары, һәм без нәкъ менә туган авылларыбыз, безне чын кеше иткән туган авылларыбыз , мәктәпләребез булганга да нык бәхетле әле! Мәктәпләрне, балалар бакчаларын беркайчан да, берничек тә бетермәсеннәр иде!

Надия Вәлиева , гомуми белем бирү өлкәсендә Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәре, Казан шәһәре , 162- бакчаның татар теле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев