“Туганны туган итә белегез”
Күәм авылында яшәүче Мәхмүзә Йосыф кызы Кавиевага 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Габделәхәт Хәкимов исеменнән район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова, Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин котладылар. Котлау сүзләрен укыганда, берөзлексез диярлек, "Рәхмәт, җаным, рәхмәт", - дип кабатлады ул. Күзләре...
Күәм авылында яшәүче Мәхмүзә Йосыф кызы Кавиевага 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Габделәхәт Хәкимов исеменнән район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова, Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин котладылар.
Котлау сүзләрен укыганда, берөзлексез диярлек, "Рәхмәт, җаным, рәхмәт", - дип кабатлады ул. Күзләре яшьләнеп: "Амин", - дип тә бүлдергәләде.
Гөлнара Галәүтдинова биргән чәчәк бәйләмнәрен, котлау открыткаларын кочагына ук алды. Ә инде авыл җирлеге башлыгы: "Менә монысы кечкенә генә бүләк", - дип зур пакет тапшыргач, "Абау, монысын күтәрә алмыйм", - дип өзгәләнде. Сәбәбе җитди: тыны кысыла Мәхмүзә апайның. Үзе моны: "Берәр әйбер күтәрсәм, буыла башлыйм. Озак еллар орлык агулауда эшләү нәтиҗәсе бу", дип фаразлый. Өстәвенә, 7-8 ел элек ике күзенә дә операция кичергән. Шунда ук: "Хәзер күз күрүем яхшырды инде", - дип куана.
- Болар булмаса күптән үләр идем инде, - дип мәрхүм абыйсының кызы Венера белән кияве Илдус Мәүлиевләрне телгә ала.
Дөресен генә әйткәндә, котларга килгән кунакларны да Күәмнең югары очында урнашкан Мәүлиевләр хуҗалыгында каршы алды. "Шөкер, болар карап тора. Минем бәхеткә абый Венераны калдырган. Атна саен мунчага алып менеп, төшереп куялар. Йортымның тирә-ягын, каралты-кураларны төзәттеләр", - ди.
Үз сүзләренә караганда, 6 бала туып-үскәннәр. Кызганычка каршы апасын һәм абыйсын гына белә. Шул сәбәпле күрәсең, аңа кечкенәдән үк эш арбасына җигелергә туры килә: печән дә чаба, эскерт тә сала, тегә дә, бәйли дә... Алатка бәрәңге илткән чорларын еш искә ала. Чыпчык янындагы күперсез инештән аркылы чыгуын да сөйләп узды. Шөкер, организмы таза, сәламәт булган - больница юлын таптамый. Үз гомерендә нибары ике тапкыр больницада ята ул.
Заманга карата да үз фикере бар. Үзара әңгәмә барышында: "Еш кына, туганнар арасында төрле каршылыклар туа. Аеруча, мирас, милек белән бәйле рәвештә сүзгә килүчеләр күп", - дигәч, уйга калды.
- Минемчә, үзең әйбәт булырга - туганны туган итә белергә кирәк. Шул вакытта бернинди сүзгә килүләр дә булмас, - ди.
Аңа саулык-сәламәтлек, озын гомер теләп, кайтыр юлга кузгалдык. Шат йөзле, Мәхмүзә апа мөлаем елмаеп озатып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев