Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы” туганым кебек якын

2016 елның яртысы гына узып баруына карамастан бу ел минем өчен истә калырлык якты хатирәләргә шактый бай булды. Шуларның апрель аенда беренчесе Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә якын дустым, күпләрнең яраткан җырчысы Иркәнен концертында катнашу булса, икенчесе "Әтнә таңы" газетасының 25 еллык юбилен тамаша кылу, катнашу иде. Икенчесе хакында тулырак...

2016 елның яртысы гына узып баруына карамастан бу ел минем өчен истә калырлык якты хатирәләргә шактый бай булды. Шуларның апрель аенда беренчесе Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә якын дустым, күпләрнең яраткан җырчысы Иркәнен концертында катнашу булса, икенчесе "Әтнә таңы" газетасының 25 еллык юбилен тамаша кылу, катнашу иде. Икенчесе хакында тулырак язасым килә. Чөнки "Әтнә таңы" газетасы миңа туганым кебек якын. Хәреф танып укый белә башлаганнан бирле бүгенге көндә тиңдәшсез яратып укылучы басма ул. Әнә шуңа да газета кайдадыр кирәксез кәгазь булып аунап ятмады, ә һәрчак иң кадерле әйбер булып өй түрендәге өстелдә булды урыны. Марат абый Хәбибуллин, Сүрия апа Мингатина, Гөлүсә Госманованың мәкаләләрен көтеп алып, бер сулышта укып чыга идем. Аларның язмаларын укыган саен, аларның үз эшләренең осталары булуына ак көнләшү белән көнләшә идем. Кайчандыр үзем дә шушы газетаның хәбәрчесе булырмын дип уйлый да алмый идем.

"Әтнә таңы" мине олы тормыш юлына чыгарып, минем аврлыкларымны да, шатлыкларымны уртаклашучы иң якын дустым булды. Бүгенге көндә ирешкән һәр унышымнын чишмә башы булып - "Әтнә таңы" тора. Әнә шуна да 13 май конне газетанын 25 еллык юбилеена чакыру кабул иткәч, минем шатлыгымнын иге-чиге булмады. Ләкин дулкынлану хисем аннан да көчлерәк иде. Гадәттә туган көнгә ин якын дуслар гына чакырыла һәм алар санаулы гына кебек була. Тик Әтнә дәүләт драма театры бинасына узгач таң калдым. Зал шыгрым тулы иде. Тугры укучылар, хәбәрчеләр, ерак араларны якын итеп кайткан танылган шәхесләрне, ә сәхнәдә Әтнә төбәгеннән чыккан җырчыларның хөрмәт итеп кайтулары газетаның дусларның ни дәрәҗәдә күп икәнен чамаларга мөмкин иде. Газетаның беренче елларыннан бүгенге көнгә кадәр актив хәбәрчеләре белән беррәттән бүгенге көндә дә газетанын алтын баганасын тәшкил иткән ветеран хәбәрчеләрнең сәхнәдә тезелеп, газета белән бәйле хәтирәләрен тыңлау һәм инде арабыздан бакыйлыкка күчкән хәбәрчеләрне барлап чыккан чакта ирексездән күзгә яшьләр килде.

Ләкин шулай ук кунакларның сәхнәгә менеп хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен белдерүләреннән соң тамашачыларның гына тугел, редакция хезмәткәрләренең дә күңеле тулды. Ә редакция хезмәткәрләре бу көнне искиткеч югарылыкта иделәр. Хезмәтләре буенча сәхнәдән бераз читтәрәк торсалар да бу көнне редакция хезмәткәрләре иситкеч югарылыкта булдылар. 1 дистәгә дә тулмаган кешедән торган коллективның Әтнәнең йөзек кашыдай булырдай газета нәшер итүләре сокландыргыч та, гажәпләндергеч тә. Сценарий авторы һәм алып баручы Гөлүсә Батталованың әлеге кичәне оештыруга куйган хезмәтен әйтми калсам язмам тулы булмас иде. Гөлүсәнең һәр җөмләсе, сүзе җанга дәва бирде. Бу кичәдә тамашачы газетанын үткәнен, бүгенгесен һәм якты киләчәген күреп, редакция хезмәткәрләренә сокланып, җаннарына ял алып кайтып киттеләр.

Авыр тормыш ыгы-зыгысыннан арындырып газета белән укучыларны күзә-күз очраштырганнары өчен редакция коллективына һәм район житәкчелеге Хәкимов Габделәхәт Гыйлемхан улына чиксез олы рәхмәт хисләремне белдерәм. Килэчәктә дә халкыбыга намус белән хезмәт итеп, беренче һәм бердәнбер булып буыннан- буынга ин кадерле мирас булып күчсен "Әтнә таңы"!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев