“ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ” УЗДЫРЫЛАЧАК
ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен инвалидлар декадасы һәм аларны социаль яклауга багышланган брифинг узды.
Видеобрифинг барышында ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, шулай ук сәламәтлек саклау министрлары урынбасарларыннан, республиканың медик-социаль бюросы җитәкчесеннән яңалыклар да ишеттек. Әйтүләренчә, Татарстанда бүгенге көндә 326 мең инвалид яши, шуларның 5 мең 700е - коляскалылар. Әйтүләренчә, быел инвалидлыкка чыгу 8,6 процентка кимегән. Әлеге тенденция безнең районда да күзәтелә. Бездә барысы 2028 инвалид исәпләнә, шуларның 23е - инвалид коляскасында. Ә яңалыкларга килсәк, беренчесе - һәр муниципаль районда "түгәрәк өстәл" уздырылачак. "Түгәрәк өстәл" күз алдында чәй өстәлен тотмый, бутый күрмәгез. Аның кысаларында инвалидлар белән кара-каршы сөйләшеп, тәкъдим-фикерләрен тыңлап, ниндидер карарлар кабул ителер дип фаразлана. Әлеге чара узган елны республиканың 17 муниципаль районында узса, быел 45ендә дә үтәчәк. 1995 елдан гамәлдә булган "Доступная среда" гыйбарәсе белән таныш түгелләр сирәктер. Һәрхәлдә "Әтнә таңы"н даими укып баручылар, "Доступность" кысаларында районның һәр оешмасында диярлек пандуслар төзелү турында беләләр. Ә брифингта билгеләүләренчә, пандус төзү генә проблеманы уңай хәл итү түгел әле. Әгәр ул дөрес урнашмаса, киресенчә, инвалид зыян күрергә мөмкин. "Һәм иң мөһиме - инвалидларны социаль яклау турындагы Федераль законның 15нче маддәсендә коляскалылар өчен пандуслар төзү белән беррәттән, күрмәүчеләрне йөртүче махсус этләрне бәйләп кую урыннарын булдыру кирәклеге хакында да әйтелгән", - дип тә билгеләделәр. Димәк, көтелмәгән чыгымнарны исәпли башларга да була. Әнә бит, "Аеруча районнарга игътибар итәчәкбез", - диделәр. "Доступность" дәрәҗәсе махсус карта буенча билгеләнәчәк, моңа хакимият хезмәткәрләрен өйрәтәләр. Ә инде хәзергесендә, элекке вариант белән чагыштырсак, аерма шактый. Хәзер ул өч дәрәҗәгә бүленә: беренчесе - тулысынча "доступный" оешмалар бар. Бу очракта инвалид хәтта эшкә дә урнаша ала. Әмма алар бик аз әле. Бу уңайдан районнарның үзәк больницаларын телгә алдылар. Димәк, безнеке дә беренче дәрәҗәгә керә. Икенче дәрәҗәдә - хезмәт күрсәтү зонасында урнашкан объектлар. Мәсәлән: даруханә. Ул бит беренче катта урнашкан. Өченчесе - объект өлешчә генә "доступен" санала. Болары зур күпчелекне тәшкил итә һәм аларны күпмедер дәрәҗәдә үзгәртергә кирәк. Шунысы да бар - узган елны объектларны гына җайлаштырсалар, быел вәзгыять үзгәрә: ягъни, беренче чиратта, инвалидның тирә-як мохиткә адаптацияләнүе (ияләшүе) мөһим проблемага әйләнә. Видеоконференциядә: "Бу уңайдан җәяүле өчен юл кичүләре булдыру алгы планга чыга", - диделәр. Инвалидлыкка чыгуның төп сәбәпләрен дә санап үттеләр. Киң таралганнары - кан әйләнеше системасы һәм психик авыртулар, яман шеш. Болары өлкән яшьтәгеләргә хас, ә балалар арасында алдагы урыннарда эндокрен системага караучы һәм психик авыртулар тора. Сәбәпләр арасында юл-транспорт һәлакәтләре дә шактый. "Доступность" ил буенча көнүзәк мәсьәләгә әйләнеп бара.
Район үзәк больницасындагы "Ашыгыч ярдәм"нең яңасы "Ачык мохит" програмасы нигезендә эшләнгән, Х.Гарипов фотосы.
* Язмага карата фикерләрегезне www.atnya-rt.ru сайтында калдыра аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев