Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тукран - хуҗа

Ямьле Рәсәй урманында сандугачым сайрады, Тукранбайның бавырына Кошның моңы кадалды. Үз янына җыйды тукран карга ,тилгән, козгынны, Әйтә куйды: "Хай туйдырды Моң кәрзине - сандугач! Минем эчем борып ала ул матур җырын сузгач! Булды,җитте, күп сайрады- Җыр-моңнарын таратты, Хәммә кошны, жанварларны Авызына каратты! Бүген кичкә җыелабыз бәйгегә, Менә шунда карап...

Ямьле Рәсәй урманында
сандугачым сайрады,
Тукранбайның бавырына
Кошның моңы кадалды.
Үз янына җыйды тукран
карга ,тилгән, козгынны,
Әйтә куйды: "Хай туйдырды
Моң кәрзине - сандугач!
Минем эчем борып ала
ул матур җырын сузгач!
Булды,җитте, күп сайрады-
Җыр-моңнарын таратты,
Хәммә кошны, жанварларны
Авызына каратты!
Бүген кичкә җыелабыз бәйгегә,
Менә шунда карап карыйк -
Кем алдыра, кем кала!
Нишләргә икәнен сезгә мин әйтмим
Сорамагыз-бер нәрсәгә өйрәтмим!
Ә мин әз-мәз тәмәкемне көйрәтим!
Бәйге башланыр алдыннан
Асыл кошны тоттылар,
Канаткайларын каерып
Җиз читлеккә тыктылар.
Сүз бирделәр сандугачка
Әйдә, хуш, сайра диләр
Йөрәкләрне җыр-моң белән
Тагын бер майла дилэр.
Тыңламады ай асыл кош -
Бер аваз чыгармады,
Ирексезләп? Юк! Җырламый!
Читлектә сайрамады!
Өйрәнмәгән козгын кебек
Өстән кушкач очарга
Кушмак сездән, ә йөгермәк
Бездән булыр-ярарга!
Алды сүзне тукранбай:
"Җырлыйлар менә болай!"
Тик моң гына чамалы
Булса да баш чалмалы.
Ә шулай да барабанга
Шар сугып тукылдады,
Карга, козгын ,тилгән кызы
Тыпырдап биеп алды.
Тавыш көчле, көй чыкты,
Көй чыкмады-тончыкты
карлыккан тавыш - аваз!
Сөбеханалла! Кот чыкты!
Моны күреп карлыгач
Шаккатты, тел шартлатты,
Кулын чабып арыгач
Тукран янына басты.
"Җырың иллә җилле булды,
Син бәйгене оттың" ди
Зур суалчан каптырды:
"Менэ сина приз!" ди.
Ә сандугач гарьлегеннән
Сайрауларын ташлаган,
Җырлап әллә баеп була?
Яңа тормыш башлаган.
Ә карлыгач нишли ала-
"Өстән" фәрман өстәлдә,
Сәләт бармы синдә, юкмы?
Анысы-вак мәсьәлә!
Тормышта еш шулай була,
Тукраннар - хөкемдарлар!
Яннарында чатыр чаба
Карга, тилгән кебекләр.
Гади халык нишли ала -
Андыйлар югарыда,
Беләсең килсә адәмне
Син хуҗа итеп кара!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев