Тынгысыз җан, табигать баласы
Олы Мәңгәр авылының Шәрипов Рәхим һәм Гәфифә гаиләсендә 6 нчы бала булып туган Альберт шат күңелле, хәрәкәтчән, белемгә омтылучан, дөнья белән кызыксынучан булып үсә. Спорт белән шөгыльләнә, фотога төшерү белән мавыга, мәктәп тормышында актив катнаша. Яхшы укучы, актив баланы 6 сыйныфта укыганда Артек пионерлагерына путевка белән бүләклиләр. Чаңгы шуганда аягын...
Олы Мәңгәр авылының Шәрипов Рәхим һәм Гәфифә гаиләсендә 6 нчы бала булып туган Альберт шат күңелле, хәрәкәтчән, белемгә омтылучан, дөнья белән кызыксынучан булып үсә. Спорт белән шөгыльләнә, фотога төшерү белән мавыга, мәктәп тормышында актив катнаша. Яхшы укучы, актив баланы 6 сыйныфта укыганда Артек пионерлагерына путевка белән бүләклиләр.
Чаңгы шуганда аягын сындыра, ул тиз генә төзәлми. Военкомат линиясе буенча комиссия торганда аңа аякларыңда ревматизм башлангычы дигән диагноз куялар. Җәйләрен колхозда авыр эшләрдә дә эшләргә туры килә, шуның нәтиҗәседерме, ул йөри алмас хәлгә килә. Сөяк туберкулезы дигән ялгыш диагноз белән аның башта бер аягын, аннары икенчесен дә гипска катырып куялар. Егет бер ел буе гипста ята, буыннары катып, 30 елга якын гомерен постельдә үткәрергә мәҗбүр була. Соңыннан гына аңа савыгу өчен гипс түгел, хәрәкәт кирәк булганлыгы ачыклана. Кешенең язмышын Аллаһы Тәгалә генә түгел, Гиппократ анты биргән, ләкин керсез ак халатны кияргә тиеш булмаган булдыксыз табиблар да билгели икән.
Тормыш яратучы, тынгысыз җан, табигать баласы Альбертның постельдә хәрәкәтсез яткандагы кичерешләрен күз алдына китерүе авыр. Шундый хәлгә дучар булган күпләр кебек, ул да кулына каләм ала, уй-кичерешләрен шигъри юлларга сала. Акрынлап аның каләме үткенләнә, район, республика матбугатында Альбертның, күп вакыт Альберт Рәхимҗан имзасы белән, шигырьләре басыла башлый. Дөнья күргән иҗат җимешләрен күрү аңа яшәргә көч, рухи канәгатьләнү, яшәү мәгънәсе бирә. Ләкин яшь егеткә авыр, аның күңел төшенкелегенә бирелү мизгелләрен без аның шигырьләрендә дә күрәбез:
Их, йөрсәләр аяк-кулларым,
Каләмен, кәгазен атып бер читкә
Кулларым белән эшләр идем эш,
Тирләр чыгарып мин биткә.
Тагын күпме сузылыр бу?-
Чикләнгән сызыгы юк.
Гомер уза,
Йөрәк сыза,
Яшәүнең кызыгы юк.
* * *
Саный идек торналарны
Очкан чакта тезелеп.
Санаганда чылбырлары
Китә иде өзелеп.
... Безне соң кемнәр санады?-
Юлыбыз аерылган.
Парлашып очар өчен
Канатлар каерылган.
Беркем түгел, санаганбыз
Үзебезне үзебез.
Йөрәкләрдә кан-җәрәхәт,
Яшьле бүген күзебез.
* * *
Тагын шушы халәт җанда,
Кайчак әллә ни була.
Сулкылдый йөрәк, сыкрый тән,
Күзләргә яшьләр тула.
Моңлан гына, зарлан гына,
Сәбәбе дә табыла.
Бу дөньяның бар ачысы,
Сиңа гына кагыла.
Башларда да авыр уйлар,
Эшкә бармый һич тә кул.
Алып чыксаң син чыгасын,
Акыл, акыл кырыс бул!
Альберт Шәрипов табигать баласы, ул табигать белән горурлана, аннан үзенең яралы йөрәгенә дәва таба.
Яз якынлашканда.
Күкләр биек, чиста зәңгәр,
Җылы, томанлы кичләр.
Нидер сизенә бу йөрәк -
Күңелдә ярсу хисләр.
Шыгырдамый баскан саен,
Яңа яуган карлар да.
Каракучкыл төскә кергән
Тау буенда ярлар да.
Кояшның җылы нурлары
Суыкны сындыралар.
Ишетәсезме? Яз килә -
Песнәкләр сызгыралар.
1980 ел.
Яз.
Наз белән тулды дөньялар!
Һәр тарафта, һәр эштә
Яшәү сулышын тоям.
Күктәге зәңгәрлекне дә,
Каеннар аклыгын да -
Барын йөрәккә җыям.
Сокланып карыйм һәр якка...
Бик таныш әйберләр дә
Миңа бераз ят кебек.
Тезелеп узган торналар -
Өчпочмаклы хат кебек...
1979 ел.
Төнге авыл.
Сукмакларда - ап-ак кар.
Морҗаларда зәңгәр пар.
Өйләр бар да күзен йомган -
Авыл йокыга чумган.
Дулкын-дулкын нурлар коя
Тулган ай табагыннан.
Ромашка балкый күк күктә
Өзелеп сабагыннан
Озатып тәүге ярын,
Онытып дөньяларын,
Җырлап кайта бер егет
Киңәйтеп юлның тарын.
1983 ел.
Альберт хыял диңгезендә йөзә. Шуның аша киләчәкне күзалларга омтыла. Бүгенге реаль тормыш та, киләчәк өчен көрәш тә аның шигырьләрендә лаеклы урын тапкан.
Ярсу чаптар булып чаба заман.
Ярсу чаптар булып чаба заман,
Очкын чәчә җитез тояклар.
Каршы чыгып кемнәр иярләрләр?
Кемнәр шүрләп читкә кыяклар?
Ялга ятып чаба фидакарьләр,
Нык тотканнар алар тезгенне.
Ярыклардан күзли вак җанлылар,
-
Ярый мени инде, һай җүләр баш,
Яндырырга шулай үзеңне.
Кемнәрнедер чөя баш аркылы -
Авыз-борыннары була кан.
Күтәрелеп җирдән, төкереп канын,
Тезгеннәргә кабат үреләләр.
Син шуларга карап, йөрәк, ян!
Ярсу чаптар булып чаба заман,
Ут чәчәләр җитез тояклар.
Без булырга тиеш атта, дускай,
Өркеп калсак безне кем аклар?
1979 ел.
Кунаклар һәм хуҗалар.
"Бәйрәм итеп калыйк! Бу дөньяда
Кунак кына без бит ләбаса!"
Шушы сүзне әйткән ахмак "кунак"
Күптән ачка үлгән булыр иде,
Хуҗалары җирнең булмаса!
1982 ел.
Тәнкыйти чагыштыру.
Тундраның
Өсте - саз,
Үләне - мүк
Агачлары - кәрлә,
Туфрагы мәңгелек туңлык.
Кайбер кешеләр дә нәкъ тундра кебек:
Күңелләре - саз,
Хисләре - мүк,
Хыяллары - кәрлә,
Йөрәкләре мәңгелек туңлык.
1983 ел.
Фермада.
-
Ыргытма әле олауга
Ямь-яшелен син, Җаббар.
Хуш ислесе чыккан саен
Бер читкәрәк җыйнап бар.
Бу олауны сыерларга
Илтеп аудар бар, кода.
Моның бит черегән исе
Хәтта киемгә йога!
Кара, ничек шәбе чыкты,
Үзең тотып ашарсың!..
Олауга ыргытма аны
Аркаңа, дим, асарсың.
... Эшләгән көйгә гәпләшеп,
Карамый ал-ялына,
Абзыйлар печән төйиләр
Колхоз һәм ... үз малына.
1981 ел.
Сагынып кайткач.
Сагынуы йөрәгендә көйрәп торды -
Әйтерсең лә утлы күмер!
Ашкынып та кайтты агай,
Читтә йөргәч ярты гомер.
Бар теләге балачакның чишмәләрен,
Болыннарын күрү иде.
Хыялында чирәмдә бер
Яланаяк йөрү иде.
... Тик кайткач та авылына
Резин итек алып киде.
1981 ел.
Җыр.
Утларга да ата сине
Суларга да сала ул.
Хәсрәтеңнән көйгән чакта
Коткарып та кала ул.
Урамнарны әйләндереп,
Солдатка да озата.
Походларда бергә йөри,
Бергә әйләнеп кайта.
Сөйгәнеңнән - җылы хәбәр,
Дошманыңа хәнҗәр ул.
Аны онытканнарга,
Иң соңгысы - әҗәл ул.
Илен ташлап киткәннәргә,
Сагынганда мираж ул.
Буыннардан - буыннарга
Кала торган мирас ул.
1981 ел.
Кыска гына бер мәкаләдә Альбертның бөтен иҗатын биреп бетереп булмый. Ләкин булган кадәресе белән танышкач та күңелдә тормышта фаҗигага тарган егетне кызгану хисе тумый, ә аның авфырлыклар каршында сынмыйча, олы йөрәкле булып калып, иҗаты аша кешеләргә шатлык өләшүе сокландыра.
Альберт 1998 елның 18 мартында безнең арабыздан китте. Аны туганнары гына түгел, бөтен Мәңгәр халкы юксына. Ләкин үзенең шигырьләре аша ул безнең күңелләрдә озак сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев