Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

УЯУ БУЛЫЙК!

Һәркайсыбызга яхшы мәгълүм, быелгы яз көттереп, соңга калып килә. Кыш тиз генә китәргә җыенмый. Һава торышы гел үзгәреп тора. Иртән кар явып узса, көндез кояш чыгып, сулар ага башлый.

Безнең район территориясендә күп итеп явым-төшемнәр булганда яки язгы чорда карның бик тиз вакыт аралыгында эрү очрагы күзәтелсә генә су басулар булырга мөмкин. Шулай булуга карамастан, һәркайсыбызга уяу булырга, җыелган суларны канау казып агызып җибәрергә кирәк. Якын тирәдә ялгыз яшәүче өлкәннәр хакында да онытмаска кирәк. Нинди дә булса куркыныч сизсәгез, аларны кисәтергә онытмагыз. Аларга игътибарлы булыгыз, күз уңыннан югалтмагыз.

Һәркем үзенең йорт тирәсен, каралты-курасын яхшы белә. Шуңа күрә идән асларына, базларга су төшү куркынычы булса, алдан чарасын күрергә онытмагыз. Бәрәңгеләрне, булган продуктларны чыгарып кую кирәк. Шулай ук йорт тирәсендәге канауларны карап, чистартып торрыгыз.

Ата-аналарны кисәтеп шуны әйтәсе килә, балаларны игътибар үзәгеннән югалтмыйк. Татар халкының шундый мәкале бар: "Көзге боз пыяла калынлыгы булса да чыдата, ә язгы боз ястык кадәр булса да ышанырга ярамый", диләр. Шул хакта онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су ташу