Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучыбыздан "Медовый торт"

ТОРТ РЕЦЕПТЫН СОРАУЧЫЛАРГА "Вконтакте"дагы дустыбыз Мәрьям Миңнегуловадан! МЕДОВЫЙ ТОРТ. 60 гр ак май 1 стакан шикәр комы 2 аш калагы бал 3 йомырка, чеметеп кенә тоз Барысын бергә бер масса хасил булганчы парда эретегез, шушы массага 2 чәй калагы чәй содасын уксус белән сүндереп салабыз, массабыз күзгә күренеп арта, аннан...

ТОРТ РЕЦЕПТЫН СОРАУЧЫЛАРГА "Вконтакте"дагы дустыбыз Мәрьям Миңнегуловадан!
МЕДОВЫЙ ТОРТ.
60 гр ак май
1 стакан шикәр комы
2 аш калагы бал
3 йомырка, чеметеп кенә тоз
Барысын бергә бер масса хасил булганчы
парда эретегез, шушы массага 2 чәй калагы чәй содасын уксус белән сүндереп салабыз, массабыз күзгә күренеп арта, аннан пардан алабыз. Чама белән 3 стакан он кушып, яхшылап болгатабыз, он сибелгән кунага төшереп әвәләп 6 кисәккә бүләбез, һәрберсен мичтә пешереп алабыз.

Крем.

1.5 стакан сөт
1 стакан шикәр комы
2 йомырка
1.5 яки 2 аш калагы он яки крахмал салып ут өстендә болгата-болгата крем ясыйбыз, куергач сүндереп, суытып 200 гр ак май салып болгатабыз да коржлар өстенә ягабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев