Укучылар – проект җиңүчеләре!
Өченче ел рәттән Татарстанда "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты эшләп килә. Ул Мәдәният елы исеме астында узган 2014 елда көченә керде һәм ул чакта бары беренче сыйныф укучыларына гына кагылышлы рәвештә үтте. Балаларның, аларның әти-әниләренең, укытучыларның әлеге проектка карата уңай фикердә булуы аны тагын да киңрәк җәелдерүгә үзенә күрә бер этәргеч...
Өченче ел рәттән Татарстанда "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты эшләп килә. Ул Мәдәният елы исеме астында узган 2014 елда көченә керде һәм ул чакта бары беренче сыйныф укучыларына гына кагылышлы рәвештә үтте.
Балаларның, аларның әти-әниләренең, укытучыларның әлеге проектка карата уңай фикердә булуы аны тагын да киңрәк җәелдерүгә үзенә күрә бер этәргеч булды. Проектны тормышка ашыруда президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та үз өлешен кертте. Нәтиҗәдә, анда катнашучылар саны дүрт тапкырга артты. Проектның аудиториясе - 1-4 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре. Бүгенге көндә киләсе 2017-2018 елга "Укучының мәдәни көндәлеге" әзерләнә. Киләсе уку елында әлеге проект кысаларында дүртьеллык тәрбия курслары узган беренче чыгарылыш булачак. Шунысы кызыклы, әлеге проектта катнашу балаларның мәдәни үзаңын үстереп кенә калмый, рухи яктан баета, кызыксынучанлыгын арттыра. Кайда гына булмыйлар да, нинди мәдәни чараларда гына катнашмый бит алар "Мәдәни көндәлек"не тутырганда. Мондый урыннарда әти-әниләр белән бергәләп булулары гаиләне тагын да якынайта, уртак кичерешләр, кызыклы мизгелләр сабый күңелендә җуелмас хатирәләр калдыра.
2016-2017 елларда республика буенча проектта барлыгы 168000 бала катнашкан. Проект эшендә республика мәдәният учреждениеләре актив катнашып, алар тарафыннан төрле чаралар үткәрелгән. Моның эченә "Дустыңны алып кил һәм бушлай билет ал", "Иң яхшы Яңа ел костюмы" максатчан акцияләре, фәнни түгәрәкләр эшчәнлеге, театральләшкән тамашалар, конференцияләр, экскурсион программалар, "Әбиемнең серле сандыгы" бәйгесен оештыру, "Әкиятләр һәм маҗаралар дөньясында" кино чарасы керә.
Май ахырында "Әкият" Татар дәүләт курчак театры тарафыннан куелган "Су анасы" спектакленә 212 "Укучының мәдәни көндәлеге" һәм 53 "Иң мәдәни ата-ана" бәйгеләре җиңүчеләре чакырылган иде. Алар арасында Олы Әтнә мәктәбенең 2А һәм 2Б сыйныфы укучылары Динә Гайнетдинова һәм Азалия Мифтахова, Комыргуҗа мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Илфат Сибгатуллин һәм Күәм мәктәбеннән 2 сыйныф укучысы Гөлия Кәлимуллина да бар иде. Гөлия әлеге проектта быел икенче тапкыр катнашкан. Ул узган ел да проектның дипломына лаек булган. Быел проектта Гөлиянең әнисе Гөлсинә дә катнашып, диплом иясе булган. Гөлия үзе бу хакта менә ниләр сөйли: "Беренче сыйныфта укыганда ук "Укучының мәдәни көндәлеге"н өләшкәч, мин бик теләп өйдә дәү апаем белән көндәлекнең сайтына теркәлдек. Башта Әтнә районында урнашкан мәдәни үзәкләрне йөреп чыктым, театр, китапханә, музейларда булдым. Барган һәр җирне фотога төшереп, сайтларга куя бардык. Беренче сыйныфны тәмамлаганда көндәлекне бары мин генә тутырган булып чыктым. Сайт җиңүчесе буларак бүтәннәр белән бергәләп Казан буенча сәяхәткә чыктык, Свияжск шәһәрендә булдык. Икенче көнне "Әкият" курчак театры бинасында бүләкләү тантанасында булып кайттым. Проектта икенче сыйныфта укыганда да бик кызыксынып катнаштым. Арчага музейга, Казанга театрларга. Музейларга, кинотеатрларга бардым. Нәтиҗәдә мин быел да җиңүчеләр рәтендә. Миңа җиңү яуларга булышкан әти-әниемә, туганнарыма, сыйныф җитәкчемә һәм Әтнә балалар китапханәсе мөдире Фәния апага бик зур рәхмәтлемен. Проектта катнашып үземә бик күп яңа дуслар да таптым. Киләсе уку елында да катнашачакмын", - ди ул .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев